Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
11 июнь , 12:08

Бөтен Русиядән өч йөзнең берсе

Дүрт көн дәвамында күп балалы Гыйниятуллиннар гаиләсе финалда катнашу хокукы өчен бөтен Идел буе федераль округыннан башка конкурсантлар белән көч сынашты

Бөтен Русиядән  өч йөзнең берсе
Бөтен Русиядән өч йөзнең берсе

Альбина белән Динар 12 ел бергә яшиләр. Гаиләдә өч кыз — Сафина, Руфина, Әлфинә һәм уллары Ильяс үсә.
Динар Гыйниятуллин төзелеш өлкәсендә эшли, ә Альбина үзен балаларга багышлый: кечкенә Ильяска нибары бер яшь кенә. «Безнең балалар бик шук», — дип елмая күп балалы әни. Укудан буш вакытта өлкән кызлары түгәрәкләргә йөри, Сафина быел сәнгать мәктәбенә керү өчен имтихан тапшырган.

Гаилә елына багышланган конкурста катнашу мөмкинлеген алар мәктәп чатындагы хәбәрдән белеп алалар.
— «Балалар, бүген кич без гаилә темасына видеоролик төшерәбез», дип башланды безнең бәйгедә катнашуыбыз, — дип сөйли Альбина Гыйниятуллина.
— Кызлар «дежур» ак футболкалар киделәр һәм без видео төшердек. Безнең гаилә командасына бәйгедә катнашу өчен өч буынны бергә җыярга кирәк иде. Безнең белән каенанам Гөлүсә Миргазияновна, ике өлкән балабыз катнашты. Кечкенәләрне ярдәм төркеменә алдык, — дип дәвам итте Альбина ханым.
Беренче этап дәвамында Гыйниятуллиннар күршеләре белән күңелле стартлар оештыралар, үзләре яши торган Зает урамын кардан чистарталар. Ярымфиналга чыгу турында хәбәр килеп ирешкәч, октябрьскийлылар сәфәргә әзерләнә башлый.

Идел буе федераль округы гаиләләре арасында Русиядә Гаилә елына багышланган конкурсның ярымфиналы Уфада узды. Анда Гыйния­туллиннар зур компания белән барган: үзләре белән әбиләр Гөлүсә Миргазиян кызын һәм Вера Ефимовнаны, Динарның сеңлесе Гүзәлне, кечкенә Ильясны һәм өч яшьлек Әлфинәне алганнар.
— Ярымфиналны бик яхшы оештырганнар иде. Балалар зоналары аеруча шәп килеп чыккан. Безнең өйдә стеналарда рәсем ясарга ярамый, ә анда зур баннерлар урнаштырганнар, аларда язарга, сурәт төшерергә, буярга мөмкин булды. Барлык катнашучыларга да бушлай сабын куыклары өләштеләр. Әлфинәнең болар барысы да хәтерендә калды һәм аның конкурска әйләнеп кайтасы килә, — диде Альбина елмаеп.
Ярымфиналда октябрьскийлылар дүрт көн дәвамында башка гаиләләр белән көч сынашкан. Бу вакыт эчендә зур гаилә вакыйгасын оештыручылар тәэмин иткән Уфа буйлап экскурсиядә булырга өлгергәннәр.

Конкурс чараларыннан Гыйниятуллиннар аеруча кәгазь манараны хәтерли.
— Бу кызыклы конкурс: кәгазьдән мөмкин кадәр биек җил тегермәнен җыярга кирәк. Безгә буяу тасмасы, клей һәм А4 кәгазьләре бирделәр. Безнең манараның биеклеге 1,27 метр булды. Нәтиҗә исәпкә алынсын өчен, тегермән бер минут торырга тиеш иде, — дип искә ала Альбина.
Гыйниятуллиннар бәйге нәтиҗәләрен түземсезлек һәм дулкынлану белән көтеп ала.
— Безне игълан иттеләр. Бу бик күңелле һәм берникадәр көтелмәгән хәл иде. Бөтен зал «афәрин» дип кычкыра, зур экраннарда безнең гаилә фотосы ‑ бу мизгелләрдә күзләремә яшь бөртекләре тулды. Без бик күп эш башкардык. Бару кыен булды дип әйтмим, ләкин сәяхәт өчен барлык гаилә әгъзаларын оештырырга кирәк иде. Мин моның заяга булмавына шатмын. Федераль этапка да шундый ук зур һәм тату компания белән барырга планлаштырабыз, — дип шатлыгы белән уртаклашты күп балалы әни.
Гыйниятуллиннар «Это у нас семейное» конкурсының финалына чыккан 300 гаилә исемлегендә. Әмма бәйгедән тыш та алар бик еш бергә җыела.
— Кая да булса барабыз. Балалар аквапаркны ярата, алар өчен бу иң шәп күңел ачу. Су коенырга яратабыз. Миңа ишегалдында ашарга әзерләү ошый, мин аны «гриль‑меню» дип атыйм. Әгәр кемнеңдер ире учакта пешерүне өстен күрсә, безнең гаиләдә бу минем мавыгуым. Әбиләр һәм бабайлар белән бергә җыелабыз. Барыбыз бергә очрашсак, 15 кешедән дә ким булмыйбыз — зур һәм тату гаиләбез белән теләсә нинди ярышта катнашырга әзер без, — диде Альбина зур ышаныч белән.

 

Анастасия АВЕРИНА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: