Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
27 апрель , 12:41

Безнекеләр — җыелма командада

Октябрьский спортчылары яраткан шәһәрләрен республика, Русия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларда данлыйлар

Безнекеләр — җыелма командада
Безнекеләр — җыелма командада

Тренерлар Олеся Муллагалиева, Фирүзә Вәлиева, Сабина Вәлиуллина, Владислав Куприянов кул астында шөгыльләнгән Алана Зиннәтуллина һәм Роман Гилев — бүгенге көн геройлары. Алана һәм Роман Свердловск өлкәсенең Березовский шәһәрендә узган спорт акробатикасы буенча Русия беренчелегендә көмеш медаль яуладылар.


Традиция буенча, җиңү белән спортчыларны һәм тренерларны хакимият башлыгы Алексей Пальчинский котлады һәм яңа җиңүләр теләде.
Әлеге уңайдан хакимиятнең утырышлар залында матбугат конференциясе узды. Шәһәр башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов, физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илдар Карипов Октябрьский акробатика мәктәбенең һәм спортчыларны ярышларга әзерләүнең югары дәрәҗәсен билгеләп үттеләр.


16‑20 апрельдә Свердловск өлкәсенең Березовский шәһәрендә Октябрьскийдан килгән акробатлар, Александр Дергунов исемендәге Спорт акробатикасы федерациясе тәрбияләнүчеләре күпбәйгедә икенче урынга чыктылар, шулай ук спорт акробатикасы буенча Русия беренчелегендә беренче баланс һәм темп күнегүләрендә көмеш медаль яуладылар.
Алана Зиннәтуллинага — 15 яшь, Октябрьский шәһәренең 4нче башкорт гимназиясендә укый. Ул спорт акробатикасы белән 5 яшеннән шөгыльләнә, Русиянең спорт мастеры, спорт акробатикасы буенча Русия Федерациясе җыелма командасы әгъзасы.
Романга — 19 яшь, ул Волгоградтан, физик культура юнәлеше буенча Волгоград социаль‑педагогик көллиятенең 3нче курсында белем ала. 2011 елдан спорт акробатикасы белән шөгыльләнә, ике ел Олеся Муллагалиева җитәкчелегендә күнегүләр ясый. Русиянең спорт мастерына кандидат, спорт акробатикасы буенча Русия Федерациясе җыелма командасы әгъзасы.
Матбугат конференциясендә акробатлар ярышларны ачу тантанасы аларга көчле тәэсир ясаганын сөйләделәр. Аларның сүзләре буенча, ул якты һәм кызыклы, Дөнья яки Европа беренчелеге белән чагыштырырлык дәрәҗәдә була.


— Ике ел эчендә Роман зур адым ясады. «Югары»да чыгыш ясаган спортчыга «түбән»дә чыгыш ясый башлау авыр бирелә. Бу техникада түгел, ә психологик кәефтә дә чагыла. Югарыда чыгыш ясаучының башына балансны саклап калу һәм күнегүне башкарганда егылмау турында фикер салына. Түбән составтагы акробатка беренче чиратта өстәге партнеры турында кайгыртырга, аның тормышы өчен җаваплы булуын аңларга һәм шуннан соң гына үзе турында уйларга туры килә. Тренерга моны спортчыга җиткерү бик җиңел түгел, — дип очрашуны дәвам итте Олеся Мәүзир кызы.
Алан һәм Романның уңышы — Олеся Муллагалиеваның гына зур казанышы түгел, ә Владислав Куприянов, Фирүзә Вәлиева, Сабина Вәлиуллинадан торган тренерлар бригадасының да титаник хезмәте. Алар барысы да Олеся Мәүзир кызының тәрбияләнүчеләре, алар­ның һәрберсе спорт акробатикасында шактый югарылыкка ирешкән шәхесләр.
Якын арада Мәскәүдә Русия, Белоруссия һәм Казахстан спортчылары катнашында халыкара ярышлар узачак, һәм октябрьскийлылар яңадан югары пилотаж күрсәтергә әзер.

 

Виктор ЛУШКИН фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: