+1 °С
Ачык
Беренчесе белән узган елның көзендә тәэмин ителдек, анда 53 урын, зур багаж бүлеге бар. Икенче автобус 51 пассажирны утырта ала. Кытай маркалы автобусларга Уфада махсус сервиста техник хезмәт күрсәтелә.
— Климат‑контроль, музыка, ике телевизор, радио, экскурсоводлар өчен микрофоннар, видеокүзәтү камералары — болар барысы да автобуста бар. Салон һәм утыргычлар уңайлы. Пассажирлар мондый автобусларда йөрергә ярата. Машина йөртүче урыны да уңайлы, — дип сөйли шофер Александр Ермашов.
Хәзерге вакытта бу автобуслар Октябрьский‑Уфа һәм Октябрьский‑Самара маршрутлары буенча йөри. 1 июньнән Октябрьский‑Соль-Илецк маршруты ачылачак, дип билгеләп үтте предприятие директоры Руслан Лотфуллин.