Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
26 апрель , 11:49

Хезмәт — тормыш мәктәбе булачак

Язгы чакырылышның беренче яңа хәрбиләре сроклы хезмәткә китте.

Хезмәт — тормыш мәктәбе булачак
Хезмәт — тормыш мәктәбе булачак

Бу язда чакырылган егетләрнең беренче төркеме, Русия Кораллы Көчләренең хәрби частьләрендә хезмәт итүгә керешү өчен, республика җыен пунктына юл алды.
Язгы чакырылыш 1 апрельдә башланды һәм ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Армия хәрби хезмәткә чакырылучыларга әхлакый һәм физик яктан ныгырга ярдәм итәчәк, характер тәрбияләячәк, дисциплинага, җаваплылыкка һәм үзара ярдәм итәргә өйрәтәчәк.
Бу тәҗрибә киләчәк тормышын хокук саклау органнары, муниципаль яки дәүләт хезмәте белән бәйләргә ниятләүчеләргә файдалы булачак. Армиядә алган күнекмәләр һәм белемнәр эш эзләүдә һәм урнашканда файдалы булачак.
Ә кайбер егетләр алдан ук хәрби комиссариаттан бушлай укыту программасы буенча шофер белгечлеген дә үзләштерәләр.
Чакыру пунктына үз инициативасы буенча, аңлы теләк белән килгән егетләр аеруча хөрмәткә лаек. Әтиләре һәм бабалары үрнәгендә алар армиядә хезмәт итүне чын ир‑ат өчен мәҗбүри бурыч дип саныйлар.
Егетләр Русия территориясендәге кораллы көчләр һәм башка хәрби формированиеләр берләшмәләренең һәм хәрби частьләренең даими дислокация пунктларында хезмәт итәчәк.
Солдатлар яңа төбәкләргә — Донецк һәм Луганск Халык Республикаларына, Херсон һәм Запорожье өлкәләренә — яки анда бара торган махсус операциядә хәрби бурычларын үтәр өчен җибәрелмәячәкләр, дип хәбәр иттеләр РФ Оборона министрлыгында.
Хакимият башлыгы Алексей Пальчинс­кий барлык чакырылучыларга үз юлларын дөрес сайлаганнары, хәрби хезмәткә чакыру кампаниясеннән тайпылмаган һәм качып йөрмәгән өчен рәхмәт белдерде:
— Егетләргә хәрби белгечлек алырга, вакытларын файдалы хезмәттә үткәрергә һәм Октябрьскийга көч туплап кайтып, биредә гаилә корып, шәһәр файдасына эшләп яшәүләрен телим.
Озатучы туганнар үз уллары өчен горурлыкларын яшермәделәр. Редакция хәрби хезмәткә чакырылучылардан нинди кәеф белән баруларын белеште.
— Кәеф яхшы. Минемчә, һәр ир‑егет үз тормышында, әгәр аңа сәламәтлеге рөхсәт итсә, теләсә нинди очракта үз гаиләсен, туганнарын, якыннарын, Ватанын яклар өчен, кулына корал тотарга яки нинди дә булса хәрби техниканы үзләштерергә тиеш, — диде хәрби хезмәткә чакырылучы Марк Швецов.
Озатучыларның берсе — Георгий Савичев, булачак солдатның әтисе, болай диде:
— Бүгенге кебек авыр чорда яшьләр өчен хәрби хезмәт мәктәбен узу бик кирәк. Яшь буынның Русия Федерациясенең лаеклы гражданиннары булуын телим.
Октябрьскийның чакырылыш комиссиясе дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә эшли.
Чакыру мәсьәләләре буенча Октябрьский хәрби комиссариатына 4‑19‑ 45 телефоны аша эш көннәрендә 8.30 сәгатьтән алып 17.30 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

Елена КРЮКОВА
Виктор ЛУШКИН фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: