Кораллы низаг урынына төзелеш материаллары, маскировка челтәрләре, антидрон җиһазлары, Нива автомобиле, мобиль мунча‑бочка, гаиләләрдән шәхси посылкалар һәм башка кирәкле әйберләр озатылды.
Предприятиеләр һәм оешмалар, эшмәкәрләр, волонтерлар, ваемсыз булмаган Октябрьский халкы — кемдер акча күчерә, кемдер маскировка челтәрләре үрә, кемдер гуманитар конвойлар оештыруда катнаша.
Бу юлы кораллы низаг урынына төзелеш материаллары, маскировка челтәрләре, антидрон җиһазлары, Нива автомобиле, мобиль мунча-бочка, гаиләләрдән шәхси посылкалар һәм башка кирәкле әйберләр озатыла.
— Шәһәр алга таба да безнең ир-егетләргә ярдәм итәчәк, тиздән СВО зонасына җибәрү өчен 18нче гумконвойны әзерли башлаячакбыз, — дип билгеләп үтте хакимият башлыгы Алексей Пальчинский. — Халыкка хәрбиләргә ярдәм итүләре өчен зур рәхмәт!
Тиздән гуманитар ярдәм, Җиңүгә юл тагын да кыскарак булсын өчен, алгы сызыкка ашыгачак. Ә шәһәр, бөтен республика кебек үк, якташларыбызга ярдәм итү эшен дәвам итәчәк.
Виктор Лушкин фотосы