Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
22 апрель , 14:30

Шәһәргә тугры булганнар бүләкләнде

Октябрьскийда муниципаль хезмәтнең иң яхшы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Шәһәргә тугры булганнар бүләкләнде
Шәһәргә тугры булганнар бүләкләнде

Русиядә ел саен 21 апрельдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан Милли мәдәниятләр үзәгендә җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткән хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы узды.
Җыелган халыкны Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский, шәһәр Советы рәисе Айдар Имангулов, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Рифат Шәйхетдинов котлады.
— Җирле үзидарә — хакимиятнең иң катлаулы һәм киеренке дәрәҗәсе. Октябрьский бүген республикада күп кенә социаль‑икътисадый күрсәткечләр буенча лидерлар рәтендә, моның нигезендә, һичшиксез, сезнең зур хезмәтегез тора. Сезнең уңышлы эшегез турында шәһәр казанышлары, республика һәм бөтенрусия конкурсларында призлы урыннар сөйли, сез бар кешегә җаваплылык, ышанычлылык, үз эшегезгә һәм туган шәһәрегезгә тугрылык үрнәге күрсәтәсез, — диде Алексей Евгеньевич.
Ул хезмәттәшләренә һәм тармак ветераннарына намуслы хезмәтләре, эшкә булган тугрылыклары, фидакарьлекләре һәм һөнәрманлыклары өчен рәхмәт белдерде.
Алексей Пальчинский билгеләп үткәнчә, федераль үзәк һәм республика Хөкүмәтенең уртак тырышлыгы һәм финанс ярдәме белән шәһәрне үстерү һәм төзекләндерү дәвам итәчәк, ул яшәү, бизнес алып бару, җитештерүне киңәйтү өчен тагын да заманчарак һәм уңайлырак булачак.
Чарада шулай ук укуда һәм өстәмә белем алуда югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларны да бүләкләделәр.
Шәһәр хакимиятенең Рәхмәт хаты белән актив тормыш позициясе, укуда югары күрсәткечләргә, куелган максатка ирешү осталыгы, тырышлыгы һәм фәннәргә карата кызыксынуы өчен Елизавета Иванова (12нче мәктәп), Марат Кашапов, Ярослав Олейник һәм Тимур Хәсәнов (2нче гимназия); укуда зур уңышлары, бөтенрусия һәм республика конкурсларында, шәһәр чараларында актив катнашкан өчен Никита Давыдов (1нче Балалар сәнгать мәктәбе) һәм Ангелина Моисеева (2нче Балалар сәнгать мәктәбе) билгеләнделәр.
Спорт ярышларында җиңү яулаган муниципаль хезмәткәрләр дә хөрмәтләнде. Пуля белән атуда Эльмира Хәйруллина һәм Руслан Гыйззәтуллин, дартста — Юлия Гыйлаҗева һәм Фәнис Нургалиев, бильярдта — Руслан Гыйззәтуллин иң яхшылар булды.

 

Елена КРЮКОВА
Виктор ЛУШКИН фотолары

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: