Туган як
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 апрель , 14:06

Уңай хисләр гомер озынайта

«Башкорт озын гомерлелеге. Туризм» проекты кысаларында республика буенча бер көнлек турлар сезоны ачылды.

Уңай хисләр гомер озынайта
Уңай хисләр гомер озынайта

Өлкән буынны төбәк буенча туризм белән тәэмин итүне, сәламәт гомер озынлыгын арттыруны максат итеп куйган проект узган атнада Октябрьскийдан 41 туристка 2024 елның беренче экскурсиясенә чыгарга мөмкинлек тудырды. Безнең шәһәр халкы республика башкаласына сәфәр кылды.
Бай тарихлы Уфа беркемне дә битараф калдырмады. Сәяхәтчеләр өчен бай һәм кызыклы программа оештырылды. Шәһәрдәшләр ботаника бакчасында булды, алар анда планетабызның төрле почмакларында үсә торган агачлар, куаклар һәм үләнле үсемлекләрнең уникаль коллекциясе белән танышты. Алынган җылы хисләр «Нур» театрында спектакль караудан алган тәэсирләр белән тагын да тулыланды.
Турда катнашучылар үзләре билгеләп үткәнчә, мондый мавыктыргыч сәфәр аларны күп көннәргә җитәрлек уңай энергия белән баеткан.
Искәртәбез, бер көнлек турлар бушлай, алар трансфер, иминиятләү, маршрут буенча экскурсияләр, озата баручы экскурсовод‑гид, медицина һәм социаль хезмәткәрләрне үз эченә ала.
Әгәр сез көмеш яшькә җиткәнсез — ирләр 60 яшьтән, хатын‑кызлар 55 яшьтән өлкәнрәк икән, тормышыгызга бераз булса да уңай үзгәрешләр кертергә, яңа дуслар табарга, республикабызның кызыклы урыннары белән танышырга телисез икән, Башкортстан буенча бер көнлек турны броньлый аласыз. Уфага киләсе сәфәр 23 апрельдә булачак.
Турда катнашу өчен https://долголетие.соцтуризмрб.рф. сайтында теркәлергә һәм язылырга кирәк. Шулай ук хакимиятнең эшкуарлыкны һәм кулланучылар базарын үстерү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин (үзең белән шәхесне раслаучы документ булырга тиеш). Адрес: Октябрьский шәһәре, Чапаев урамы, 23 йорт, 2 яки 9 кабинет, тел. 8 (34767) 6‑70‑21.

 

Фото: vk.com/oktadm

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: