Туган як
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 апрель , 14:00

Мошенниклар шомара...

Бер тәүлек эчендә мошенникларның гамәлләре аркасында республика халкы 13 миллион сумнан артык зыян күргән.

Мошенниклар шомара...
Мошенниклар шомара...

Уфаның танылган рестораннарының берсендә баш бухгалтер булып эшләүче 67 яшьлек ханым полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул полиция хезмәткәрләренә билгесез кешеләр аңа мессенджер аша шалтыратканнарын, үзләрен Федераль финанс мониторингы һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырганнарын сөйләгән. Нәтиҗәдә, хатын-кыз, мошенникларның күрсәтмәләрен үтәп, билгесез банк счетларына 600 мең сумнан артык кредит, 120 мең сумнан артык шәхси һәм ресторан счетыннан 7 млн сумга якын акча күчергән.
Тагын бер пенсионер хатын да алдау корбаны булган. Мошенниклар аңа кызы исеменнән шалтыратып, аның гаебе аркасында юл-транспорт һәлакәте булуын һәм кеше зыян күрүен хәбәр итәләр. Хәзер судны туктатыр өчен ашыгыч рәвештә акча кирәк. Башта аферистлар пенсио­нердан зур сумма таләп иткәннәр. Соңыннан алар 90 мең сумга да ризалашканнар.
Хәзерге вакытта мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: