Туган як
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 апрель , 14:10

Ике кулга — бер эш

«ПРОФФЕСТ. Русия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенрусия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы Октябрьскийда берьюлы ике мәйданчыкта оештырылды.

Ике кулга — бер эш
Ике кулга — бер эш

Милли мәдәниятләр үзәгендә зур эш ярминкәсе башланды. Биредә халык шәһәрнең эре предприятиеләрендә буш вакансияләр белән таныша алды. Үзәк холлында «Пакер» фирмасы, 1нче шәһәр хастаханәсе һәм башка эш бирүчеләр турында мәгълүмат белән стендлар урнаштырылган иде. Предприятие вәкилләре көллият студентларына стажировкага ничек эләгергә кирәклеге турында сөйләделәр.
Бу вакытта Яшьләр сараенда мәктәп укучылары җыелып өлгерде. Югары сыйныф укучылары шәһәрнең урта махсус учреждениеләренең күргәзмә мәйданчыкларын кызыксынып карадылар. Егетләр һәм кызлар күңеленә Туймазы медицина көллияте филиалы макеты аеруча хуш килде.
— Медицина көллияте кызыклы. Балачактан ук табиб булырга теләк бар, — диде 2нче гимназиянең сигезенче сыйныф укучысы Элиза Хафизова.
Октябрьский медицина көллия­тенең филиалы 2022 елдан эшли. Учреждение яшь булса да, булачак студентлар үзләре өчен кызыклы уку юнәлешләрен
таба ала.
— Яңа уку елыннан бездә «дәвалау эше» белгечлеге ачыла. Колледжга кабул итү тугызынчы сыйныфтан соң алып барыла. Эшкә урнашу ярминкәсе шул ягы белән яхшы, биредә яшьләр үзләре өйрәнә торган фантомнарны ачыктан‑ачык күрә ала. Зур өстенлек шунда ки, теоретик белемнәр алганнан соң һәм фантомнарда эшләгәннән соң, студентлар барысын да практикада ныгыталар. Без яңа студентларны көтеп калабыз, — дип билгеләп үтте Туймазы медицина көллиятенең дүртенче курс студенты Алена Шерстобитова.
Булачак студентларга Октябрь­скийның үзендә нинди һөнәрләр үзләштерә алуларын күрсәттеләр.

 

Анастасия АВЕРИНА
Виктор ЛУШКИН фотолары

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: