Туган як
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 апрель , 13:53

Чисталык үзебездән тора

Шимбә көнне Октябрьскийда узган беренче гомумшәһәр өмәсендә барлыгы 59 предприятие һәм учреждение, 2600дән артык кеше катнашты, 32 берәмлек техника җәлеп ителде, 160 кубометр чүп‑чар җыелды

Чисталык үзебездән тора
Чисталык үзебездән тора

Бу көнне иртәдән үк предприятие һәм оешма коллективлары, хакимият һәм ведомство карамагындагы учреждение хезмәткәрләре, күп фатирлы йорт һәм шәхси сектор халкы, кулларына эш кораллары тотып, шәһәр территорияләрен җыештырырга чыкты.
Өлкәннәр белән беррәттән мәктәп укучылары һәм студентлар да чисталык булдыру өчен үз өлешләрен кертте.
Шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский Октябрьскийны тагын да яхшырак һәм ямьлерәк итүчеләргә рәхмәт белдерде, өмәдә катнашучыларга яхшы кәеф һәм нәтиҗәле хезмәт көне теләде. Алексей Евгеньевич үзе дә шәһәр халкы белән беррәттән язгы экочарада актив катнашты.
Бөтен шәһәр участокларга бүленгән иде. Аларның һәрберсендә эш кайнап торды — корыган үлән, яфраклар һәм чүп‑чар җыештырылды, бордюрлар буйлап кыш дәвамында тупланган пычрак һәм ком кырып түгелде... Күп фатирлы йорт ишек алларында урнашкан ял итү зоналарында, йорт яны юлларында һәм тротуарларда тәртип урнаштырылды.
Әгәр узган өмәдә катнашырга һәм туган җиреңдә чисталык булдырырга өлгермәгән булсагыз, борчылмагыз, киләсе гомумшәһәр өмәләре 20 һәм 27 апрельдә үтәчәк. Рәхәтләнеп кушыла аласыз!

Фото: vk.com/oktadm

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: