Туган як
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 апрель , 14:03

Батырлык алдында баш иделәр

Октябрьский Ватанның тугры улы, гвардия хәрби хезмәткәре рядовой Владимир Зимин белән хушлашты. Ул махсус операциядә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган

Батырлык алдында баш иделәр
Батырлык алдында баш иделәр

Владимир Зиминга 53 яшь була. Тумышы белән ул Октябрьскийдан, 9нчы мәктәптә укый. 1987 елда хезмәт юлын башлый. Токарь, слесарь булып эшли.
Ил каһарманын соңгы юлга озатырга аның туганнары һәм якыннары, дуслары, сыйныфташлары, локаль сугышлар ветераннары, шәһәр кешеләре килде. Матәмдә БР Дәүләт Җыелышы депутаты Алексей Шмелев, хакимият башлыгы Алексей Пальчинский, хәрби комиссар подполковник Валерий Шәрифуллин катнашты.
БР Дәүләт Җыелышы депутаты Алексей Шмелев, Ватанга куркыныч янаганда Владимир Александровичның кулына корал алып, үз халкының имин тормышы сагына басуын билгеләп, Башкортстан Республикасы Башлыгы һәм Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары исеменнән мәрхүмнең туганнарының тирән кайгысын уртаклашты.
Җирле муниципалитет башлыгы Алексей Пальчинский үзенең чыгышында ассызыклаганча, кораллы низаг зонасына Владимир Зимин аңлы рәвештә үз теләге белән барырга карар итә.
— Бу чын ир‑ат сайлавы. Ул безнең Ватан өчен үз гомерен бирде, авыр минутларда Туган ил мәнфәгатьләрен үз мәнфәгатьләреннән югары куйды. Ул безнең шәһәрнең, Ватаныбызның чын каһарманы. Владимир турында якты истәлек мәңгелек булачак, — диде Алексей Евгеньевич.
Хәрби хезмәткәрнең гаи­ләсенә Русия флагы тапшырылды. Бу көннәрдә Владимир Зиминның барлык туганнары һәм якыннары белән бергә бөтен шәһәр кайгыра.

 

Виктор ЛУШКИН фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: