Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
2 апрель , 19:15

Су кайчан күтәрелер?

Бүген БСТ телеканалында язгы ташкынга багышланган брифинг оештырылды.  

Су кайчан күтәрелер?
Су кайчан күтәрелер?

Аның барышында Башкортстан елгаларының күтәрелү вакытына фараз бирелде.

«Без апрельнең беренче декадасында далалардагы кече елгаларда максималь күрсәткечләр булыр дип көтәбез, – диде Башгидромет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Анна Козаева. – Айның икенче декадасында урта елгаларда су күтәрелер, ә Агыйдел һәм Караидел кебек зур елгаларда су апрельнең егермеләрендә максималь дәрәҗәгә җитәчәк».

Башгидромет мәгълүматы буенча, республика елгаларының күбесендә су уртача күпьеллык күрсәткечләргә якын булачак.

 

Чыганак: Башинформ

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: