Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
29 март , 11:21

Тыныч эшкә тизрәк кайтыгыз!

Октябрьский 1нче хастаханәсенең 1нче стационарында медицина хезмәткәрләренең күптән көтелгән очрашуы узды.

Тыныч эшкә тизрәк кайтыгыз!
Тыныч эшкә тизрәк кайтыгыз!

«Безнең хезмәттәшебез, табиб‑анестезиолог‑реаниматолог махсус хәрби операция зонасына 2023 елның августында китте. Ниһаять, ул кыска вакытлы ялга кайтты һәм хастаханә хезмәткәрләре белән аралашырга килде», — дип яза медиклар социаль челтәрләрдәге үз битендә.
Очрашуда доктор госпитальдәге эше турында сөйләгән. Сугышчыларны ут астында дәвалау өчен, ныклы физик хәзерлек кенә түгел, рухи көч тә таләп ителүен билгеләп үткән ул. «Чын геройлар янәшәдә яши. Батырлык, Ватанга мәхәббәт — ул чын кешенең һәм үз иле гражданинының төп сыйфатлары. Безнең арада шундый кешеләр булуы белән горурланабыз. Сау‑сәламәт булып, тыныч эшкә тизрәк әйләнеп кайтыгыз!» — дигән теләктә тора шәфкать ияләре.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: