Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
28 март , 16:51

Рамазан аеның кодрәт кичәсе

30 марттан 31 мартка каршы төндә без Рамазан аеның соңгы 10 төненә керәбез. Һәр мөселман кешесе өчен аеруча кадерле вә кыйммәтле Ләйләтул-Кадер төненең («Кодрәт һәм Язмыш төне») нәкъ менә шул төннәргә яшерелгән булуы мөмкин

Рамазан аеның кодрәт кичәсе
Рамазан аеның кодрәт кичәсе

Кадер кичәсе — дәрәҗә һәм мәртәбә төне. Бу төндә язмышлар, гамәлләр, дөнья кыйммәтләре хәл ителә.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) болай дип әйткән: «Ләйләтүл-Кадер төнен Аллаһның бүләгенә өмет итеп һәм шуңа ышаныч белдереп үткәргәннәрнең моңа хәтле кылган гөнаһлары ярлыканыр».
Ләйләтул-кадерне нинди төннәрдә көтәргә?
Рамазан аеның кайсы төнендә Ләйләтул‑кадер («Кодрәт һәм Язмыш төне») булачагын аңлау һәм белү Аллаһ тарафыннан чикләнгән. Кайбер галимнәр: «Кеше елның һәр төнендә Ләйләтул‑кадер эзләргә тиеш», — дип белдергән. Безнең барыбызга да Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) болай дип әйткән хәдисе билгеле: «Сез Кадер кичәсен Рамазан аеның соңгы ун так төннәреннән эзләгез».
Коръәндә Ләйләтүл-Кадер төненә тулы бер сүрә багышланган — «Кадер» сүрәсе. Әлеге төндә игелек-иминлек бирүче һәм аны өләшүче фәрештәләр җиргә төшәчәкләр, ә шайтан чылбырга богаулап куелачак һәм беркемгә дә зыян сала алмаячак. Төн «язмыш хәл ителү төне» дип атала, чөнки бу төндә киләсе елның Кадер кичәсенә кадәр бар тереклеккә яшәү өчен кирәк булган нәрсәләр тәкъдир кылына. Бу төндә шулай ук түбәндәге эчтәлекле дога кылу мәслихәт: «Әй Аллам! Син Гафу итүче. Син Гафу итәргә яратасың. Гафу ит мине, гөнаһларымнан ярлыка!»
Кадерде дин кардәшләребез, Рамазан­ аеның соңгы ун көнендә гый­бадәтләребезне аеруча ихлас кылыйк, изге эшләрдә тырышлыкны күрсәтик!

 

Рөстәм хәзрәт ШАКИРОВ,
Октябрьский ахунды, имам‑мөхтәсибе

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: