Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
28 март , 16:57

Бер хәрефкә — ун изгелек

Мөселманнарда изге Рамазан ае — ураза, дога кылу һәм тәүбә итү вакыты дәвам итә.

Бер хәрефкә —  ун изгелек
Бер хәрефкә — ун изгелек

Рамазан аенда һәр изге гамәл өчен, Пәйгамбәрнең хәдисләрендә әйтелгәнчә, аңа иминлек булсын, Аллаһ тарафыннан күп мәртәбә нигъмәтләр бирелә.
«Нурул‑Ислам» мәдрәсәсендә шундый изге эшләрнең берсе — Коръәнне укып чыгып хатым кылу. Ул безнең мәдрәсәдә Рамазанның беренче көненнән башлап һәр көнне 13.00 сәгатьтә үткәрелә, дип хәбәр итә уку йортының матбугат хезмәте.
Күпләргә Коръәнне дөрес уку авыр бирелгәнен исәпкә алсак, Коръән уку чарасы нәкъ менә шушы изге айда Хатым кылырга теләүчеләрнең барысы өчен дә билгеләнгән, чөнки теләсә нинди эш ялгызың башкарганда авыр, күмәк көч белән башкарганда күпкә җиңелрәк бирелә.
Коръәнне мәдрәсәнең иң яхшы студентлары микрофон аша укый, шулай итеп, һәркем укучыны күзәтә һәм аның белән бергә укый ала, үз хаталарын төзәтә ала.
Коръәннең һәр хәрефе өчен әҗер булыр. Пәйгамбәребез үзенең бер күркәм хәдисендә болай дип әйткән: «Кем Аллаһының китабыннан бер хәреф укыса, аңа бер изгелек язылыр. Ә бу изгелек тагы ун тапкырга арттырылыр. Аллаһы Тәгалә кылган игелекле эшләребезне кабул итсен! Амин!

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: