Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
28 март , 16:59

Архив дөньясына сәяхәт

25 мартта архив бүлегенең архив саклагычына шәһәрнең 9нчы сыйныф укучылары һәм педагоглары килде.

Архив дөньясына сәяхәт
Архив дөньясына сәяхәт

Архивариуслар Татьяна Овсянникова, Ирина Сибгатуллина кунаклар өчен күзәтү экскурсиясе үткәрделәр, шәһәр предприятиеләренең архив документларын күрсәттеләр.
Укучылар архивның ничек формалашуын, документларны саклауның оештырылу тәртибен, архив саклагычында температура режимын һәм янгын сүндерү системасын саклау турында хәбәрдар булдылар.
Белгечләр архивка гражданнарның нинди сораулар белән килүе, архив белешмәләренең нинди төрләре бирелүе турында сөйләделәр.
Укучыларны кара белән тутырылган архив кулъязма документлар; механик язу машинкасы ярдәмендә басылган текстлар; басма машинкасының төзелеше һәм эш принцибы кызыксындырды.
Туган як тарихын сөючеләрне архив дөньясына сәяхәт кылырга чакырабыз.
Эскурсиягә 8(34767)42928 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: