Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
25 март , 10:16

Әзерләнгән, димәк коткарылган

Язгы ташу булган очракта, Октябрьскийда су басу зонасында 426 йорт калырга мөмкин

Әзерләнгән, димәк коткарылган
Әзерләнгән, димәк коткарылган

Октябрьскийга зур су килерме-юкмы, моны һава торышы күрсәтер. Ләкин су басу зоналарында яшәүчеләргә, аеруча быелгы карлы кыштан соң язгы кар эрү вакытында, ташкынга әзер булырга кирәк. Куркыныч яный торган зоналарда 426 йорт бар, аларда 1151 кеше яши, шуларның 112се — өлкән яшьтәгеләр, 24е — инвалидлар, 152се — балалар.
Гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсенең авария-коткару отряды хезмәткәрләре даими рәвештә йорт ишегалларын йөреп чыгалар, су басу һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрәләр, йортлар һәм яшәүчеләр санын төгәллиләр, белешмәлекләр тараталар.
Гадәттән тыш хәлләр идарәсе мәгълүматлары буенча, су басу гадәттә һава температурасының уртача тәүлеклеклек күрсәткече плюс билгесе белән тора башлагач, берничә көннән соң башлана. Ык елгасы гадәттә 5 апрельдән алып 15 апрельгә кадәр ачыла, һәм анда боз тыгылу куркынычы яный торган дүрт участок бар. Алар — Тукай урамы тоташкан күпер тирәсендә, Куйбышев тимер юлының Бөгелмә дистанциясе тимер юл күпере, «Башэнергонефть» җәмгыятенең Пар-су насос станциясенең Октябрьский цехы янында, Ык елгасы аша М5 автомобиль юлы участогында.
Гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе начальнигы Ирек Зәкиев вәзгыять һәм язгы су басуны булдырмау буенча чаралар турында сөйләде:
— 2023 елның көзендә елга үзәннәре, су үткәрү коммуникацияләре һәм 12,3 чакрым озынлыктагы яңгыр канализациясе чистартылды. Авария‑коткару отряды тарафыннан Ык елгасында боз торышы мониторинглана. Бүгенге көндә М5 трассасындагы күпер районында бозның калынлыгы — 55 см, Пар-су насос станциясе районында 30-35 см тәшкил итә. Тимер юл күпере һәм Тукай урамы буенча Октябрьский-Уба күпере янында ерганаклар барлыкка килде, елга табигый ысул белән боздан арына башлады.
Ык елгасында су күтәрелүнең кискен дәрәҗәсе — 300 см. Идарәдә хәбәр итүләренчә, су 360 см артык күтәрелгән очракта, су басу зонасында булган халыкны 9нчы һәм 18нче мәктәпләрдә, 11нче гимназиядә, «Нур» клубында, Мәктәп туклануы комбинатында урнаштыру күздә тотыла.
Су күтәрелгән очракта тәүлек әйләнәсе кизү тору Тукай урамы тоташкан күпер янындагы гидропостта һәм Пар-су насос станциясе янындагы трактор күперендә оештырылачак, дип билгеләп үтте Ирек Зәкиев.

Саннар
  Ык елгасы бассейны буенча кар катламындагы су запасы уртача күрсәткечләрдән 10-25 процентка күбрәк һәм 105 мм тәшкил итә.
  Ык елгасының өске бассейны буенча карның уртача биеклеге — 114-160 см.
  Октябрьский территориясендә туфракның уртача туңуы якынча 100 см.

 

Елена КРЮКОВА

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: