+3 °С
Болытлы
Төрки телле халыкларның ышануларына караганда, Нәүрүзне никадәр күңеллерәк каршы аласың, табигать һәм юмарт уңыш кешеләргә шуның кадәр илтифатлырак булачак. Октябрьскийлылар шәһәр артистлары һәм иҗат коллективлары белән муллык вәгъдә итүче бәйрәмне матур итеп билгеләп үттеләр. Шәһәр халкы яз сылуы — Нәүрүзне, бөтен гореф-гадәтне туры китереп, җылы һава торышы, яхшы кәеф, дәртле җыр һәм биюләр белән каршы алды.