Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
25 март , 10:54

Батырлар үлми, алар мәңге яши

26 март — Хәйретдин Мөҗәйнең туган көне.

Батырлар үлми,  алар мәңге яши
Батырлар үлми, алар мәңге яши

Ул 1901 елның язында элекке Туймазы районы составына кергән Төрекмән авылында дөньяга килгән. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә алган Мөҗәһит Хәйретдинов, революциядән соң кыска сроклы командирлар хәзерләү курсын тәмамлый. Кызыл Армия сафларында ул Урта Азиядә басмачыларга каршы көрәшә.
Мөҗәһит бик яшьли, мәктәп елларында ук, каләм тибрәтә башлый.
1932 елда аның беренче «Мылтыклар» китабы дөнья күрә.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Мөҗәй Хәйретдин кан койгыч сугышларда катнаша, шәхси батырлык үрнәкләре күрсәтә. Әмма батыр фронтовик туган җирен бер генә минутка да онытмый, аңа ихтирамлы була. Украинаның Днепр елгасы буенда барган каты алыштан соң ял вакытында ул болай дип яза: «Монда нәкъ безнең Ык елгасы буендагы кебек, кара бөрлегән уңган. Бүген көне буе куаклар арасында бөрлегән ашап йөрдек».
1942 елда Харьков янындагы тигезсез сугышларда подполковник Мөҗәһит Хәйретдинов полкташлары белән фашист әсирлегенә эләгә. Дахау үлем лагеренда да ул туган иленә тугры булып, кыю йөрәкле совет солдаты булып кала.
1944 елның 4 сентябрендә фашист калачлары атып үтергән бер төркем Дахау тоткыннары белән бергә безнең курку белмәс якташыбыз да батырларча һәлак була. Әмма үткер телле шагыйрь һәм каһарман солдат Мөҗәй Хәйретдин үлмәде. Батырлар үлми, батырлар мәңге яши. Ул халык йөрәгендә, үзенең янып торган шигырьләрендә яши. Ул киләчәк буынга үрнәк. Безне Ватан хакына иҗади хезмәткә һәм туган илнең азатлыгы өчен көрәшкә һәрвакыт әзер булырга өнди.
Батыр якташыбыз 1942 елда иҗат иткән «Бүләк» шигыре юлларына күз салыйк.

Венера ГОБӘЙДУЛЛИНА


Бүләк
Яулык алдым, аның уртасына
Кызыл җептән йөрәк чигелгән.
«Дошманнарны җиңеп, тизрәк кайт!» ‑
Дигән сүзләр матур тезелгән.
Белмим аның үзен, исемен белмим,
Тик «йөрәге», сүзе алдымда.
Канга сеңеп, изге ант шикелле,
Онтылмаска истә калдылар.
Кич утырып, аның бармаклары
Йөгергәндер җепләр эзеннән.
Белмим, бәлки, җуеп тәкатьләрен,
Түгелгәндер яшьләр күзеннән.
Күз алмасы кебек сөйгән егетен
Өзелеп‑өзелеп сагынып куйгандыр.
Кош йөрәге кебек саф йөрәге
Әллә, әллә ниләр тойгандыр.
Яулык алдым, аның уртасына
Кызыл җептән йөрәк чигелгән.
«Дошманнарны җиңеп, тизрәк кайт!» —
Дигән сүзләр матур тезелгән.

Мөҗәһит Хәйретдинов

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: