Шәһәрнең имам ахунды Мәүлемҗан хәзрәт һәм Александр атакай балалар белән мәхәббәт, тугрылык, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклау, тормыш иптәшен сайлау, тирә-юньдәгеләрнең безнең мөнәсәбәтләргә һәм киләчәк гаилә тормышына йогынтысы турында сөйләштеләр. Шулай ук бүгенге дөньяда идеалларның алышынуы, замана егетләренә һәм кызларына начарны яхшыдан аера белү мөһимлеге турында да фикер алыштылар.
— Яшьтән үк үзеңне игелеккә һәм мәрхәмәтлеккә, үз йөрәгеңне бу дөньяда булган барлык яхшылыкка һәм матурлыкка өйрәтү мөһим. Болар барысы да нык гаилә, көчле ил булдыру өчен бик яхшы нигез.
Гаилә — һәр кешенең тормышында иң мөһим урын. Анда тынычлык һәм татулык хакимлек итсен өчен әхлакый законнарны саклау һәм үтәү мөһим, — дип ассызыклады очрашуның хөрмәтле кунаклары.