Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
8 февраль , 11:46

Яшь кадрлар кирәк

Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский һәм эш белән тәэмин итүчеләр илнең башка төбәкләрендә белем алучы студентлар белән очрашты. Чара Милли мәдәниятләр үзәгендә узды.

Яшь кадрлар кирәк
Яшь кадрлар кирәк

Алексей Евгеньевич яшьләргә шәһәр үсеше турында сөйләде:
— Проблемалы мәсьәләләр булуга карамастан, шәһәр икътисады тотрыклы үсә. Безнең планнарыбыз күп. Мәсәлән, артистларны чакыру өчен мең урынлык зур Мәдәният йорты төзү, Боз сарае янында бассейн ачу. Башлык билгеләп үткәнчә, студентларның идеяләре Октябрьскийны алга таба үстерү өчен бик кирәк.
— Мондый яшьтә иң мөһиме – киләчәккә эшне ачыклау. Миңа юрист һөнәрен әти киңәш итте, һәм мин сайлауда ялгышмадым дип саныйм. Югары уку йортларын тәмамлаганнан соң Октябрьскийда эшләвегезне телим, — диде ул.
Бүгенге көндә шәһәрнең күп кенә предприя­тиеләргә белгечләр җитми, яшь кадрлар кирәк.
Алексей Пальчинскийны сәламләгәннән соң, эш белән тәэмин итүчеләр студентларга предприятиеләр турында сөйләделәр. Очрашуда катнашкан 10 эре оешма эш принциплары белән уртаклашты һәм яшь белгечләр Октябрьскийда алачак хезмәт хакын атады.

 

Анастасия АВЕРИНА
Дмитрий ГОЛИУС фотосы

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: