Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
8 февраль , 11:14

Тынычлык хакына!

Узган якшәмбе иртәсендә кыска вакытлы ялларын гаиләләре һәм туганнары янында уздырган солдатларның чираттагы төркеме Донбасс өчен бара торган кораллы низаг зонасына китте.

Тынычлык хакына!
Тынычлык хакына!

— Сез җир йөзендә тынычлык хакына кулыгызга корал алырга мәҗбүр булган батыр йөрәкле кешеләр. Җиңел булмаган хәрби бурычларыгызны сез намус белән үтисез, Ватанны батырларча яклыйсыз, — дип белдерде шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский. — Без сезнең белән горурланабыз! Иң мөһиме, фронтта бер‑берегезгә терәк булыгыз, үзегезне саклагыз, гаиләләрегез янына исән‑сау әйләнеп кайтыгыз. Без сезне көтәбез!
Җирле муниципалитет башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов, шәһәр хәрби комиссариатының яшьләрне хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерләү бүлеге начальнигы Владимир Бермишев та ил сакчыларына хәерле юл теләде.
Изге теләкләреннән һәм догаларыннан бу иртәдә юлга чыккан солдатларны якын кешеләре дә калдырмады. Хәер, бу иртәдә генә түгел, алар һәр көнне, кичен ятканда да, таң атып, кояш чыкканда да кадерле кешеләрен ихлас догаларыннан калдырмый. Бары тик фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килсен дә безнең газиз туганнарыбызны бәла‑каза читләтеп узсын!

 

Виктор Лушкин фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: