Чараның Гаилә елында узуы аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки һәр нарасый өчен балалар бакчасы — икенче гаилә, ә тәрбияче — күңел җылысын кызганмый торган икенче әни.
Конкурсантларны шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов сәламләде.
— «Ел педагогы» конкурсы — һөнәри осталык бәйрәме, һәм анда катнашучы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтәләр, камиллеккә һәм шәхси үсешкә омтылуларын исбатлыйлар, — дип билгеләп үтте Октябрь Рәис улы.
Конкурсның кульминациясе — җиңүчеләрне игълан итү сәгате сукты. Бүләкләү тантанасын жюри рәисе, мәгариф бүлеге начальнигы Александр Косаринов җитәкләде.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре арасында «Ел педагогы — 2024» конкурсы җиңүчесе дип 35нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алла Вяткина табылды. 2нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Илмира Закирова мактаулы икенче урынга чыкты.
Өченче урын өчен дипломга 27нче балалар бакчасының музыкаль җитәкчесе Яна Гафурова һәм 22нче балалар бакчасы тәрбиячесе Айсылу Шәрәфетдинова лаек булды.
«Ел педагогы—2024» һөнәри осталык конкурсы лауреаты дипломы белән бүләкләнделәр:
Юлия Харисова — 1нче балалар бакчасы;
Светлана Корнилова — 5нче балалар бакчасы;
Ксения Пономарева — 10нчы балалар бакчасы;
Айгөл Максимова — 16нчы балалар бакчасы;
Юлия Федорова — 28нче балалар бакчасы;
Наталя Байбулатова — 29нчы балалар бакчасы;
Роза Нуриева — 30 нчы балалар бакчасы;
Альбина Ганиева — 36нчы балалар бакчасы.
Чараны оештыручылар конкурсны үткәрүдә ярдәм иткән, нәтиҗәле эш һәм игелекле атмосфера өчен 5, 9,15, 29, 30, 32, 33, 37 санлы балалар бакчалары җитәкчеләренә һәм коллективларына да рәхмәт белдерде.
Дмитрий Голиус фотосы