Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
8 февраль , 10:39

Нык гаилә — көчле Русия

Мәхәббәт һәм иҗат шактый буыннарны берләштерә — Русиядә Гаилә елы ачылуга багышланган концертның чын асылы шунда иде.

Нык гаилә — көчле Русия
Нык гаилә — көчле Русия

Шәһәр мәдәният йортында узган тамашада яңгыраган һәр чыгыш сөю, наз, хөрмәт, кайгыртучанлык һәм тугрылык кебек сыйфатлардан төзелә торган гаиләнең бөеклегенә багышланды.
Мәдәни чараның беренче минутларында ук сүз алган шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский билгеләп үткәнчә, Русиядә игълан ителгән Гаилә елы гаиләләргә игътибарны көчәйтергә, традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытырга тиеш.
— Президентыбыз Владимир Путин әйтүенчә, гаилә — ул җәмгыятьнең һәм дәүләтнең нигезе генә түгел, ул беренче чиратта рухи мирас һәм әхлак, — дип ассызыклады Алексей Евгеньевич.
Шәһәр җитәкчесе шуны искәртте: нәкъ менә гаиләләрдә һәр кешенең иң яхшы сыйфатлары формалаша. Алексей Пальчинский күп балалы, якын кешеләре махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләргә игътибарның зурысын юнәлдерде. Ул Ватан сагына баскан әтиләрнең, бабайларның, абыйларның һәм улларның тизрәк газиз туганнары белән кушылуын теләде.
Бу көнне сәхнәгә чыккан коллективлар музыкага, җыр һәм биюгә генә гашыйк түгел иде, алар арасында бер-берсенә гашыйк булган гаилә парлары да бар иде.
Артистлар тамашачыларны тормыш иптәшләренә, балаларына, Ватанга булган мәхәббәтләрен чагылдырган чыгышлары белән сөендерделәр. Алып баручылар Роксана һәм Марат Әхмәдиевлар башкарган композиция дә күп балалы гаиләнең фото һәм видеолары белән тагын да тулыландырылды.
«Нык гаилә — көчле Русия» дип исемләнгән концерт быел Октябрьскийда узачак вакыйгалар циклын ачык дип игълан итте.

 

Анастасия НИГЪМӘТУЛЛИНА
Дмитрий Голиус фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: