Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
8 февраль , 11:52

Мулланың сызлаулы урыннары

Мулла бистәсе гражданнары хакимиятнең мәгълүмат төркеменең игътибарын кичекмәстән хәл итәргә кирәк дип саналган проблемаларга юнәлтте. Очрашу 11нче гимназиядә узды. Мәгълүмат төркемен хакимият башлыгының беренче урынбасары Михаил Черкашнев җитәкләде.

Мулланың сызлаулы урыннары
Мулланың сызлаулы урыннары

Аралашу моңа кадәр юлланган сораулардан башланды. Пенсионерлар 1нче хастаханәнең клиник‑эксперт бүлеге мөдире Венера Хисамовага тән җәрәхәте алган пациентларның проблемасын җиткерде: аларга 1нче поликлиниканың икенче катындагы рентген кабинетка менеп җитүе авыр. Шәһәр халкы рентген кабинетны табиб‑травматологлар кабул итә торган беренче катта җиһазландыруны яки лифт урнаштыруны үтенде.
Техник сәбәпләр аркасында лифт урнаштыру мөмкин түгел. Шуңа күрә сәламәтлекләре чикләнгән пациентларны беренче каттан икенче катка механик күтәргеч менгерәчәк. Тиздән ул эшли башлаячак.
1нче стационар янында яңа поликлиника төзү күздә тотыла. Анда беренче поликлиника һәм аның Бакча боҗрасы урамындагы филиа­лы урнаштырылачак, дип аңлатты Венера Хисамова. Төзелеше планга кертелгән яңа поликлиникада заманча рентген кабинеты булган стоматология хезмәте дә эшләячәк. Мулла халкы шулай ук тар белгечлек табиблары җитмәү темасын да күтәрделәр.
Өлкән яшьтәге ир-ат 4 гыйн­варда өйгә килеп ярдәм күрсәткән фельдшерларга рәхмәт белдерде, шул ук вакытта шәһәр кешесе Отрадная урамында урнашкан аның йортына медицина хезмәткәрләренә Гафури урамыннан башланган кар көртләрен ерып килергә туры килүен ассызыклады.
Октябрьский эчке эш­ләр бүлегенең участок вәка­ләтлеләре начальнигы урынбасары Максим Трофимов шәһәр халкын уяу булырга, һәр шалтыратучыга ышанмаска чакырды. Башкортстан халкы мошенникларга зур суммалар күчерә. 30 гыйнвар көнне генә дә аферистлар 17 млн сумга баеган. Зыян күрүчеләр арасында Октябрьский кешеләре дә бар.
Мулла бистәсен җыештыру буенча сорауларны халык хакимиятнең торак-ком­муналь хуҗалык һәм төзекләндерү бүлеге начальнигы Вероника Давыдовага бирде. Шәһәрдәшләр Мулла зиратында үскән агачлар турында зарландылар. Вероника Николаевна аңлатканча, узган ел «Төзекләндерү» учреждение­се, җәлеп ителгән оешмалар һәм микрорайонның актив кешеләре көче белән аларның бер өлеше чыгарыл­ган. Быел бүлек белгечләре мөмкин булган кисү күләмен бәяләячәкләр, бу максатлар өчен шәһәр бюджетына сметаны салачаклар.
Яшәүчеләрне урамнарда контейнер мәйданчыклары җитмәве дә борчый. Октябрьскийда чүп җыю урын­нары барлык микрорайоннарда шәһәр округын комплекслы төзекләндерү программасы буенча, моның өчен бүлеп бирелгән бюджет акчаларыннан чыгып җиһазландырыла.
Ел саен шәһәрдә асфальт-бетон түшәп, койма, чатыр һәм яңа контейнерлар белән ким дигәндә ике мәйданчык төзекләндерелә.
Муллада контейнер мәйданчыкларын Гатиа­туллин, 8, Степан Разин, 89нче йортлар янында, Марат һәм Матросов урамнары киселешендә һәм Матросов урамы 4нче йорт янындагы икенче проездда төзекләндерү планлаштырыла, дип хәбәр итте Вероника Давыдова.
Бистә халкының сызлаулы урыннары турында киңәш-табыш кору озак барды. Шәһәрдәшләр чираттагы тапкыр Гатиатуллин урамында тротуар ясауны, «Башавтотранс» автобуслары хәрәкәтен тәртипкә китерүне, Заречная урамында су басу проблемасын чишүне, Отрадная урамының бер участогында чуерташ түшәүне сорадылар, канализация һәм су чыгару төзелеше мөмкинлекләре белән кызыксындылар.
Күп кенә сорауларга Мулла халкы шунда ук җаваплар ишетте, мөрәҗәгатьләрнең бер өлешен мәгълүмат төркеме әгъзалары конт­рольгә алды. Шул ук вакытта моңа кадәр узган очрашуларда яңгыраган сораулар арасында шушы көнгә кадәр хәл ителмәгәннәре дә бар. Халык аларны да истә тота булып чыкты.

 

Надежда КАЗАКОВА
Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: