Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
8 февраль , 11:55

Изгелек җирдә ятмый

Октябрьский шәһәренең 35нче микрорайонындагы 28нче йортның бишенче подъездында яшәүчеләр фронтка ярдәм күрсәтүгә актив кушылдылар һәм күршеләре белән бергә мобилизацияләнгән якташлар өчен гуманитар ярдәм җыюны оештырдылар.

Изгелек җирдә ятмый
Изгелек җирдә ятмый

Алар махсус хәрби опе­рациядә катнашучы солдатлар өчен кием, дарулар сатып алу өчен акча, азык‑төлек, медикаментлар, перчаткалар, гигиена чаралары җыйганнар. Гуманитар ярдәм җыю подъезд буенча өлкән Лилия Ибраһимова (Әхмәдиева) һәм активист Василий Нау­мов инициативасы белән башкарылды. Посылкалар махсус хәрби операция зонасына озатылды.
Әлеге акцияне оештыручылар җыенда актив катнашкан өчен үз йортларында яшәүче барлык алтын йөрәкле кешеләргә рәхмәтле. Василий Петровичка окоп шәмнәре ясаган өчен аерым рәхмәт.
Бу Донбасста яшәү­челәр­нең тыныч тормышы хакына кулларына корал алган якташларыбызга ярдәм итүдә җирле халыкның үз‑­үзен оештыруының искиткеч үрнәге. Безнең сугышчылар өчен өйдән килгән ярдәм бик мөһим, һәм мондый ярдәм никадәр күбрәк булса, шуның кадәр хәрби хезмәткәр туган якның җылысын һәм кайгыртуын тоячак.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: