Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
8 февраль , 11:16

Бердәмлек нәтиҗәсе — тигез юл

Кадыйров урамы халкы 2024 елда Җирле инициативаларга ярдәм итү программасында катнашырга карар итте.

Бердәмлек нәтиҗәсе — тигез юл
Бердәмлек нәтиҗәсе — тигез юл

Яшәүчеләр үз урамнарында юлны яхшырту мөмкинлеге алырга тели. Асфальт юлның булмавы кешеләрнең тормыш сыйфатына тискәре йогынты ясый. Җирле халык уңайлы асфальт юл, аеруча җәен тузан, ә яңгырлы көннәрдә пычрак булмавы турында хыяллана.
Әлеге программаның төп идеясе юлны төзекләндереп, тормышны уңайлырак итүдә түгел, ә Кадыйров урамында яшәүчеләрне бурычларны хәл итү процессына җәлеп итүдә. Инициативалы кешеләр, шулай ук аларның туганнары һәм дуслары Җирле инициативаларга ярдәм итү программасы кысаларында үзләре нинди проблеманы кичектергесез чишү таләп ителүен билгеләделәр, үзләре дә эш барышында матди һәм физик яктан актив катнашалар: спорт һәм гаилә уеннары, конкурслар һәм мәдәни-массакүләм чаралар үткәрәләр, проектны конкурска әзерлиләр, аны яклыйлар, программаны гамәлгә ашыру барышын бергәләп контрольдә тоталар. Шулай итеп, проектка берьюлы ике глобаль мәгънә салынган: социаль проблеманы хәл итү һәм берләшү, хезмәттәшлек итү осталыгы Кадыйров урамында яшәүчеләрнең гражданлык үзаңын һәм үзара ярдәм итүен стимуллаштыра.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: