Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
6 февраль , 12:26

Саф хисләр парады

Никахлашу сараенда янәдән тантана — илдә игълан ителгән Гаилә елын матур итеп ачу бәйрәменә шәһәрнең тигез парлары җыелды.

Саф хисләр парады
Саф хисләр парады

Җәмгыятьтә булган кайсы гына дәверне алма, гаилә — дәүләт тоткасы булган. Бу хакыйкать бүген дә үз асылын югалтмый. Нәкъ менә хөрмәт һәм мәхәббәт белән корылган, әлеге ихлас хисләр еллар белән ныгыган гаиләләрдә генә бәхетле һәм тугры балалар үсә һәм тәрбияләнә.
Никахлашу сараенда узган Гаиләләр парады кунаклары — тормыш кыйммәтләренең ачык үрнәге. «Бер‑береңне ярты сүздән аңлап, хөрмәт итеп һәм кайгыртып яшәү генә олы бәхеткә нигез була ала» — тантананы алып баручыларның чыгышында чын хаклык.
Сүз алган мәдәният бүлеге начальнигы Елена Шепелева һәм Милли мәдәниятләр үзәге директоры Гөлназ Сәхәбетдинова кунак булып килгән гаиләләргә акыл һәм сабырлык белән гомер итә белгән өчен генә түгел, ә туган шәһәрләрен, тулы республиканы тагын да нык һәм көчле итү өчен тырыш хезмәт куеп яшәгәннәре өчен дә рәхмәт белдерделәр.
Ә бүгенге тантананың кунаклары — шатлык һәм борчуларны уртак итеп, бормалы тормыш юлларыннан 10 елдан алып 45 елга кадәр кулга‑кул тотынып атлаучы парлар. Алар — Ләйсән һәм Марсель Кашаповлар‑Госсамовлар, Диләрә һәм Илгиз Дәүләтовлар, Надежда һәм Михаил Петренколар, Елена һәм Георгий Магаевлар, Ольга һәм Евгений Анисимовлар, Зөлфия һәм Илгиз Шәмсетдиновлар, Гүзәлия һәм Рамил Камалетдиновлар, Алия һәм Радим Аитовлар, Вера һәм Сергей Петренколар, Рәилә һәм Әсфәт Касыймовлар.
Һәр гаилә үз тарихын сөйләде — тәүге тапкыр күрешүләр, үбешүләр... Әлбәттә, тормыш күңелле сәхифәләрдән генә тормый. Әмма үзара булган эчкерсез хисләр, ышаныч һәм тугрылык дөнья мәшәкатьләрен зирәклек һәм тапкырлык белән җиңәргә ярдәм итә.
Матур гадәт буенча бәхетле парлар Октябрьский шәһәре юбилярларының мактау китабында үз имзаларын салып, гаиләләрен тагын да ныгытты. Бер‑берсенә зур саклык белән тигән кайнар иреннәр саф хисләрне яңартты һәм, әлбәттә, юбилей туй вальсы игълан ителде.
«Смайл» җыр ансамбле чыгышы исә нур өстенә нур булды.


Илмира ГАЛИЕВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: