Туган як
+17 °С
Облачно
МАКС
Безнең шәһәрдә
22 Декабря 2023, 07:04

Шәҗәрә — нәсел тәрәзәсе

Милли мәдәниятләр үзәгендә Шәҗәрә бәйрәме узды. Быел ул Октябрьский тормышында 15нче тапкыр оештырылды  

Шәҗәрә — нәсел тәрәзәсеШәҗәрә — нәсел тәрәзәсе
Шәҗәрә — нәсел тәрәзәсе

Борын заманнан ук ата‑бабаларыбыз нәсел‑кабиләне, буыннарның исемнәрен агач рәвешендә тармакландырып яза барганнар. Шәҗәрә гарәпчәдән «агач» дигәнне аңлата. Ни өчен агач сыман төшергәннәр? Агач — борынгы татар һәм башкорт халкында һаваны, җирне берләштерүче билге булган. Шул ук вакытта ул халыкның да тормышын чагылдырган. Тамыры — үткәнебез, ботаклары — киләчәгебез. Агач никадәр чыдам булса, ботаклары да шуның кадәр көчле була.

Кеше үз тамырларын белергә тиеш. Шул очракта гына аның киләчәге бар. Чынлап та, елъязмаларга, архив документларга, җанисәпләргә, гаиләләрдә саклана торган хатларга һәм фотоальбомнарга мөрәҗәгать итеп, тарих төпкеленә төшеп, шәҗәрәңне барлау, нәсел агачыңны төзү ата‑бабадан калган изге әманәт ул. Һәм, дөресен танырга кирәк, бүгенге көндә бик күпләр үз нәсел‑кабиләләре белән кызыксына, аларны барлаганда, төзегәндә үзләре өчен бик күп кызыклы ачышлар ясый.

Сергеевлар‑Шәкүровлар үз нәселләрен барлый‑барлый унынчы буын — Бәшир исемле бабаларына кадәр барып җиткәннәр.

«Нәсел агачын төзегәндә, без 1834 елгы ревизия документларына ярашлы Хисаметдин Бәшировны ачыкладык. Ул минем тугызынчы буын бабам. Хисаметдин бабам кантон ярдәмчесе һәм юрта старшинасы булып хезмәт иткән. Ул хәрби отрядлар туплау белән шөгыльләнгән, җинаятьчелек белән көрәшкән. Аның ике хатыны, сигез баласы булган. Хисаметдин картның улы Мөфтәхетдин да 21 яшендә үк старшина ярдәмчесе булган. Бөтен хикмәт шунда ки, архив документларын өйрәнә‑өйрәнә без шуны ачыкладык — әнием яклатып карт бабаларымның күпчелеге хәрби кешеләр булган. Унтугызынчы гасырда ук башланган көрәш рухы бүген дә дәвам итә. Сергеевлар‑Шәкүровларның буыннарын канунга хезмәт итү, тәртип саклау һөнәре үзара бәйләп тора. Минем әнием Анна Сергеева — Эчке эшләр министрлыгының отставкадагы майоры, бүгенге көндә өлкән юристконсульт булып хезмәт итә. Кеше хокукы сагында торучы башка туганнарым да бар, — дип чыгыш тотты Сергеевлар‑Шәкүровлар нәселенең иң яшь буыны Арсений Сергеев.

Туймазы районы Татар‑Олкан авылыннан килгән Сөнәгатуллинар 1774 елда дөньяга килгән Нигъмәтулла исемле карт бабаларына кадәр эзләп тапканнар. Аның аша Исмак (Исмәгыйль) исемле бүгенге көнгә билгеле булган иң борынгы бабаларын ачыклый алганнар.

Сөнәгатуллин фамилиясенә нигез салган Сөнәгать карт үз авылының бай кешесе булып саналган. 1917 елгы Бөтенрусия авыл хуҗалыгы һәм җир исәбен алу вакытында аның, җирләре һәм көтүлекләреннән тыш, биш аты, дүрт сыеры, 17 сарыгы, җиде кәҗәсе, 500 оя умартасы булуы ачыкланган.

— Нәселебезнең өченче буыны — Равил бабам үзенең хезмәт сөючәнлеге белән дан тоткан. Колхоз эшенә кереп киткәндә, аңа нибары 15 яшь булган. Гомере буе фермада маллар караган. Аңа 1977 елда «Иң шәп ат караучы» исеме бирелгән. Социалистик ярышларда югары күрсәткечләргә ирешкән өчен мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Бабам Сабантуйга чабышкы атлар әзерләгән һәм алар һәрвакыт җиңү яулаган, — дип горурланып сөйләде аның оныгы Тимур.

Шуны да өстәп әйтергә кирәк, Шәҗәрә бәйрәмендә Сөнәгатуллиннар саф татарча чыгыш тоткан бердәнбер гаилә булды. Әлбәттә, бу чараның таләбе түгел, әмма яшь буынның чиста итеп ата‑бабасы телендә сөйләшүе мактауга лаек.

Бәйрәмдә катнашкан тагын ике гаилә Хәбибуллиннар һәм Әхмәдиевлар да үзләренең нәсел агачларын өйрәнгәндә җиңел юл узмаган. Әмма әлеге метекле хезмәтнең нәтиҗәсе күркәм — бүгенге көндә алар үз тамырларыннан, үз чыгышларыннан хәбәрдар.

«Шәҗәрә — зур хәзинә. Буыннан‑буынга кадерле ядкарь булып күчеп килгән кыйммәтле мирасыбыз булуына без бик шат», ‑ диде чарада катнашучылар.

Дустанә мохиттә узган бәйрәмне гаиләләр әзерләп алып килгән музыкаль сәламнәр — татар телендә яңгыраган матур җырлар, дәртле биюләр — барысы да нур өстенә нур булды.

Жюри әгъзалары нәсел агачы төзүнең даими эзләнүләр таләп итә торган никадәр катлаулы хезмәт икәнен яхшы белә. Алар һәр гаилә чыгышын, алар әзерләгән тарихи документларны игътибар белән өйрәнде. Мондый метекле эштә урыннар бирү гадел түгел, әлбәттә. Шуңа күрә алар шәҗәрә агачын төзегән гаиләләрне номинацияләр буенча бәяләргә дигән карар кабул итте. Шулай итеп, Сергеевлар‑Шәкүровлар гаиләсе «Иң тирән тамырлы нәсел агачы өчен» диплом кабул итте. «Шәҗәрәне җентекләп өйрәнгән» гаилә булып Хәбибуллинар танылды. Сөнәгатуллиннар гаиләсе «Шәҗәрәне төзегәндә һәм өйрәнгәндә фәнни табыш өчен» бүләкләнде. Әхмәдиевлар гаиләсе «Нәсел агачын төзегәндә гаилә реликвияләрен файдаланучы» буларак бүләккә лаек булды.

 

Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас