Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
16 ноябрь , 15:09

Үзебезнекеләр — үзәктә

Сугыш хәрәкәтләре ветераннары өчен ташламалар  

Үзебезнекеләр — үзәктә
Үзебезнекеләр — үзәктә

Гамәлдәге закон нигезендә махсус операциядә катнашучылар, чик сакчылары һәм СВОда катнашучы гражданнар хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын алачак.

 

Ул нинди социаль гарантияләр бирә?

* Милеккә салым. Сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәр төр салым салуның бер объектыннан: фатирдан, йорттан, гараждан яки башка бина өчен, әгәр ул эшкуарлык эшчәнлегендә кулланылмаса, милеккә салым түләүдән азат ителә.

* Сугыш хәрәкәтләре ветераннары алты сотый җир өчен салым түләмәячәк. Әлеге төр түләү бары тик моннан артык мәйдан өчен генә билгеләнәчәк.

* Торак-коммуналь хуҗалыкка ташламалар. Сугыш хәрәкәтләре ветераннарына торак яллау һәм тоту өчен түләү чыгымнарын һәм капиталь ремонт өчен взносларны 50 процент күләмендә компенсацияләү каралган.

* Сугыш ветераннарына ел саен түләүле отпуск — аларга уңайлы вакытта. Өстәмә отпуск хезмәт хакын сакламыйча елына 35 календарь көнгә кадәр бирелә.

* Эш белән тәэмин итүче хисабына һөнәри белем алу һәм өстәмә һөнәр үзләштерү карала.

* Сугыш хәрәкәтләре ветераннарына пенсиягә чыкканчы беркетелгән медицина оешмаларында хезмәт күрсәтү һәм дәүләт учреждениеләрендә чираттан тыш медицина ярдәме алу хокукы саклана. Алар бушлай протезлар һәм протез-оропедик әйберләр алала: коляскалар, таяклар, махсус аяк киеме, стелкалар һәм башка шундыйлар. Әмма бу исемлеккә теш протезлары керми.

 

Ташламаларны ничек алырга?

Милек салымнары буенча ташламалар өчен гаризаны Күп гамәлле үзәк, почта яки Федераль салым хезмәте сайтында салым түләүченең шәхси кабинеты аша шәхсән бирергә кирәк. Пенсия ташламаларына гаризаны Русиянең социаль фондында кабул итәләр.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в