Туган як
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
5 июнь 2023, 16:53

Шәһәр пляжында ял итү уңайлырак булачак

  Ыккүл буе күптән инде яңартуны сорый иде. Октябрьскийлылар исеменнән төбәк җитәкчелегенә әлеге биләмәне тәртипкә китерү турында мөрәҗәгатьләр даими килеп тора.

Шәһәр пляжында ял итү уңайлырак булачак
Шәһәр пляжында ял итү уңайлырак булачак

Шәһәр пляжы ял итү өчен уңайлы, мәйданы да зур, якында гына коткаручылар хезмәте кизү тора. Әмма Ыккүл буеның чисталыгы, пляжда тиешле уңайлыклар булмавы гына күпләрнең күңелен кырып тора. Беренче очракта, әлбәттә, күп нәрсә ял итүчеләрнең үзеннән тора. Тирә-юньнең чүпләнүе өчен һәркем үзе җаваплы.

Уңайлы мохиткә килгәндә, бу мәсьәлә буенча быел, ниһаять, боз кузгалды. Беренче чират эшләре башкарылды да инде. Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү бүлеге мәгълүматына ярашлы, 2023 елда муниципалитет планы буенча кояштан саклану җайланмалары (навес), душ һәм биотуалет урнаштыру, чүп-чар өчен контейнер мәйданчыгы төзү, пляжга ком җәю күзаллана. Җәмәгать биләмәсен төзекләндерү проектын гамәлгә ашыруга чаралар муниципаль бюджеттан юнәлтелә.

Бүгенге көндә пляжда нинди эшләр башкарылганын ачыклау максатыннан Ыккүл буена юл алдык. Үзгәрешләр инде күзгә күренерлек икән. Биләмәдә өр-яңа эскәмияләр, навеслар куелган, велосипедлар өчен тукталыш мәйданы ясалган. Балалар атынгычлары, душ һәм киенү-чишенү урыны, чүп савытлары урнаштырылган. Бу эшләрне Сварной металл конструкцияләр цехы эшчеләре башкарган.

Моннан тыш, эчәр сулы кечкенә фонтан, шезлонглар кую планлаштырыла. Волейбол мәйданы да төзекләндереләчәк. Шулай ук балалар зонасы яңартыла. Ул пляжның икенче очында, коткаручыларга якын җирдә урнашкан. Көннәр эссе тору сәбәпле ял итүчеләр күп кенә күренә. Ике улы белән су керергә килгән әни кеше пляжның төзекләндерелүенә шатлыгын белдерде. «Бакалар почмагы ниһаять бераз тәртипкә керәчәк», — ди шаярту катыш шәһәрдәш. Малайларның олырагы уйга батып навеска карап торды да, күңелендә туган соравын ишеттерде, янәсе, нигә кирәк икән бу нәрсә? Мин җавап бирергә дә өлгермәдем, ул үз версиясен әйтеп салды: «Без, балалар анда менеп йөрер өчендер!». Ипләп кенә үсмергә алай эшләргә ярамаганлыгын, навесның кояштан ышыклану урыны булуын аңлаттым.

 

… Пляж яңартылгач, биредәге биләмә чын мәгънәсендә мәдәни ял итү урынына әйләнер, тирә-юньне чүпләүчеләр дә, исерткеч кулланып, тәртипсезләнеп йөрүчеләр дә булмас, дип ышанасы килә.

 

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: