Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
5 июнь 2023, 17:09

Сакланганны саклармын дигән

Су коену сезоны ачылып та өлгерми, әледән-әле кеше батып үлүе турында кайгылы хәбәрләр килеп ирешә башлый. Мондый бәхетсезлеккә дучар булганнар арасында балалар булуы аеруча тетрәндерә.

Сакланганны саклармын дигән
Сакланганны саклармын дигән

Быел исә җылы көннәр гадәттәгедән иртәрәк урнашты. Адреналин артыннан куучылар инде май аенда ук су коенуның ләззәтен татыды. Хәзер исә сулыклар ярларында алма төшәр урын юк. Эсседән тәмам әлсерәгән халык — кечесе һәм олысы су коена. Ярый ла алар махсус ясалган урыннарда йөзсә. Әмма, кызганычка, кешеләр еш кына махсуслаштырылмаган пляжларда су коенырга ярата, алар суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен оныта. Өстәвенә, хәмер дә куллансалар, гомумән, ике дөнья бер морҗага әверелә һәм мондый очракларның күңелсезлекләр белән тәмамлануы да бик ихтимал.

Су коенганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре:

* таныш булмаган урында, күперләр

һәм плотиналар астында коену тыела;

* суның тирәнлеген белмәгән килеш биек урыннан суга сикерергә ярамый;

* чикләүче тамгалардан эчкәрәк йөзеп кермәскә;

* йөзеп баручы судно, сал һәм башка объектларга якын килмәскә;

* причал, катер, көймәләрдән суга сикермәскә;

* су коенганда шаярмаска, уйнамаска, бер-береңне кул-аяклардан тотмаска;

* су астында озак вакытка калмаска;

* ач карынга коенмаска;

* ялганлап ярдәм сорап кычкырмаска;

* үзең белән эт һәм башка хайваннар алып килмәскә;

* cуга кергәнче берничә җиңел күнегү ясап алырга онытмагыз;

* суга, аның артык салкын булмавына ышангач кына, акрынлап керегез;

* суда 30 минуттан да озаккарак калмагыз, температура тирән булганда — 5-6 минут та җитә;

* артык җылынудан саклану өчен комлыкта баш киеменнән ял итәргә;

* йөзә белмәүчеләргә тирәнлеге 1-2 метрдан артмаган махсус билгеләнгән территорияләрдә генә йөзәргә ярый.

Кеше баткан очракта:

* шундук ярдәмгә чакырыгыз;

*коткаручылар һәм «ашыгыч ярдәм» чакыруларын сорагыз;

* яхшы йөзсәгез, өс һәм аяк киемнәрегезне салып, батучы янына йөзеп барыгыз. Аңа эндәшегез. Адекват җавап ишетсәгез, аңа үзегезгә тотынып ярга йөзеп чыгарга ярдәм итегез. Әгәр батучы паникага бирелгән булса, сезне дә су астына өстери башласа, көч кулланыгыз. Әгәр аннан котылу мөмкин булмаса, тирән сулыш алып, суга чумыгыз, батучыны да үзегез белән ияртегез. Шулай иткән очракта, сез аннан котыла алачаксыз. Әгәр батучы аңын югалткан булса, аны ярга чәчләреннән тотып алып чыгып җиткерергә мөмкин.

Әгәр үзең суга бата башласаң:

* паникага бирелмәгез;

* артык өс киемнәрегезне, аяк киемен салыгыз һәм ярдәмгә чакырып кычкырыгыз;

* аркага ятыгыз, кулларыгызны киң итеп җәегез, тынычланыгыз, берничә тирән сулыш алыгыз;

* коенырга барганда үзегез белән энә яки булавка алырга онытмагыз. Көзән җыера калса, шул урынга энә белән чәнчү ярдәм итәчәк. Булавка булмаса, берничә мәртәбә балтырны чеметү дә булыша. Көзән җыерудан алай гына котыла алмасагыз, аякның баш бармагын нык итеп тотып алып турайтыгыз. Ярга йөзегез.

Суга батучыга ярдәм:

* кеше су төбенә китсә, аны тапканчы эзләгез. Аннары кабат тормышка кайтарырга тырышыгыз. Моны ул суда 6 минуттан да артыграк тормаган очракта эшләргә мөмкин.

* суга батучыны игътибарсыз калдырырга ярамый. Теләсә кайсы мизгелдә аның йөрәге туктарга мөмкин. Коткаручыларны чакыру мөмкинлеге булса, аны мөстәкыйль рәвештә күчереп йөртмәгез.

Суда бик оста коенучыга да һәрвакыт кулай килмәскә мөмкин. Шуңа күрә суга кергәндә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Илмира ГАЛИЕВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: