Туган як
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
5 июнь 2023, 16:42

Илнең ышанычлы калканы алар

Бер төркем октябрьскийлылар контракт буенча хезмәт итү урынына юлланды.  

Илнең ышанычлы калканы алар
Илнең ышанычлы калканы алар

Шәһәрнең хәрби комиссариаты янында бу көнне иртәнге сәгатьләрдә җанлылык хөкем сөрде. Ир-егетләрне озатырга туганнары, гаиләләре, хезмәттәшләре килгән. Әниләр улларына үгет-нәсыйхәтләрен әйтеп калырга тырыша, хатын-кызларның күзләрендә яшь тамчылары күренеп кала, ирләр исә сабырлык саклый.

Контрактчыларны озату чарасында шәһәр хакимияте башлыгы да катнашты.

— Сез ирләрчә җитди карар кабул иттегез, —

дип мөрәҗәгать итте якташларга Алексей Шмелев. — Барлык октябрь-скийлылар исеменнән сезгә батыр һәм тәвәккәл булуыгыз өчен ихлас хөрмәтемне җиткерәм. Сез үз өстегезгә илебез киләчәге, тыныч күк йөзе өчен җаваплылыкны алырга курыкмадыгыз. Иреклеләрнең күпчелеге хәрби тәҗрибәгә ия. Катлаулы шартларда бер-берегезгә таяныч булып, ата-бабаларыбыз үрнәгендә дошманны кыйратырсыз, дип ышанам. Без сезнең белән горурланабыз, җиңү белән кайтуыгызны көтәбез, үз чиратыбызда яугирләргә гуманитар ярдәм җыю эшен дәвам итәчәкбез.

Шәһәрнең хәрби комиссары Валерий Шәрифуллин чираттагы төркемдә Октябрьскийдан алты ир-егет озатылуын әйтте. Алар Башкортстанның исемле полкы сафларына кушылып, санитар һәм ремонт роталарында хезмәт итәчәк. Контрактчылар арасында ике табиб — хирург һәм анестезиолог бар. Медицина белгечләренең берсе белән әңгәмәләшеп алдык.

— Мин һөнәрем буенча табиб-анестезиолог-реаниматолог, — ди урта яшьләрдәге шәһәрдәш. — 2007 елда Самара хәрби-медицина институтын тәмамладым. Чита шәһәрендәге хәрби частьта табиб вазыйфасында хезмәт иттем. Аннары туган Октябрьскийга кайтып, шәһәр дәваханәсенә белгечлегем буенча эшкә урнаштым. Ирекле батальонга кушылырга карар итүемә килгәндә, минем фикеремчә һәр ир-егет Ватанын сакларга тиеш. Әлеге вакытта санитар батальоннар медицина белгечләренә аеруча зур мохтаҗлык кичерә. Шуңа күрә безнең ярдәм урынлы булачак.

 

Ил каршындагы бурычны үтәргә әзерләрме?

 

Илебездә 15 июльгә кадәр хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе бара.

Шәһәрдә чакырылыш комиссиясе эше белән танышу максатыннан хәрби комиссариатка юл алдык.

— Егетләрнең беренче төркеме апрельдә озатылды, — дип хәл торышы белән таныштыра хәрби комиссар Валерий Шәрифуллин. — Шушы көннәрдә тагын берничә кеше җыю пунктына юлланды. Анда алар әзерлек үтә һәм частьларга җибәрелә. Октябрьскийлылар бөтен ил буенча, Камчаткадан алып Калининградка кадәр барлык төр гаскәрләрдә хезмәт итәчәк. Күпчелегенең Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәтне үтәчәге күзаллана. Әйтергә кирәк, призыв комиссиясе карар кабул иткәндә егетләрнең үз теләкләренә дә колак сала. Шул ук вакытта гаскәрләр буенча билгеләнеш куелган күрсәтмәгә ярашлы башкарыла. Гадәттә, Русия ДОСААФы оешмаларында катлаулы хәрби-исәп белгечлекләрен үзләштергән призывниклар өстенлек ала.

Тагын бер мөһим нәрсәне ассызыклап үтәргә телим. Егетләрнең туганнары борчылмасын, Русия Федерациясе гражданнарын армия хезмәтенә чакыру махсус хәрби операция белән бәйле түгел, анда контрактчылар гына катнаша. «Срочник»лар СВО зонасына җибәрелми һәм җибәрелмәячәк тә!

Бу урында контракт нигезендә хезмәткә барырга теләүчеләр өчен мәгълүматны кабатлап үтәм. Узган атнада Октябрьский шәһәреннән контрактчылар танк батальонына, ракета-зенит батареясына юлланды. Моннан тыш, санитар ротага медицина юнәлешле өч белгечне җибәрү планлаштырыла. Контракт хезмәте исемле батальоннарга язылу белән генә чикләнми. Шушы араларда кыска ялга кайткан, Запорожьеда хезмәт итүче мобилизацияләнгән якташлар белән очрашырга туры килде. Шундый тәкъдим бар — октябрьскийлыларны Запорожьеда хезмәт итүче шәһәрдәшләр янына җибәрергә. Бу мөмкин хәл, мондый механизм каралган. Ул түбәндәгечә күзаллана. Батальон командиры безгә булачак контрактчының хәрби дәрәҗәсе һәм хәрби вазыйфасы күрсәтелгән мәгълүмат юнәлтә. Без үзиреклене сайлап алу пунктына җибәрәбез һәм ул килешү төзеп, турыдан-туры үзебезнекеләр янына, Запорожьега бара. Сүземне гомуми өндәмә белән тәмамлыйм: без дөрес юлда һәм җиңү, һичшиксез, безнең якта булачак!

… Чакырылыш комиссиясенә унбишләп егет килгән иде. Кайберләре янында әниләре дә бар. Алар ниндидер авырулары булып, Уфада үткән медицина тикшерүе нәтиҗәләрен ишетергә килүчеләр. Мәсәлән, бер егеткә умыртка баганасы протрузиясе диагнозы куелган. Әмма башкалада ул хәрби хезмәткә яраклы дигән карар чыгарганнар. Мондый диагноз белән армиядән кичектереп тору каралмый. Бу хәбәрне ишеткәч, әни кеше беразга югалып калды. Валерий Мөсәгыйть улы исә ипле генә итеп шәһәрдәшкә бер ел хезмәт бик тиз үтеп китәчәге, улының армиядән ныгып, чын ир-егет булып кайтачагы турында сөйләде.

— Мин сезне яхшы аңлыйм. Без барыбыз да әти-әниләр, барыбызның да балалары бар, — диде хәрби комиссар. — Әмма армия — ул бит тормыш мәктәбе, Ватан каршындагы изге бурычыбыз. Егетләр — сез безнең киләчәгебез, шуңа сынатмассыз, дип ышанам!

Бик оста сөйләүче призывник игътибарны җәлеп итте. Андыйлар турында сүз артыннан кесәгә керми, диләр. Виталий үзенең бүген нәрсәләр белән шөгыльләнүен, армиягә бәйле фикерләрен уртаклашты:

— Мин үзаллы рәвештә үсеш юлларын эзләүчеләрдән, — ди әңгәмәдәшем. — Вакытны заяга сарыф итмәү өчен югары уку йортына да бармадым. Биш ел әрәм булыр төсле тоелды. Һәм бу карарыма үкенмим. Минем фикеремчә, бүгенге мәгариф системасы заманча технологияләр үсешенә җитәрлек дәрәҗәдә әзер түгел. Интернетта исә мәгълүмат бик күп, үзеңә кирәкле бөтен белем-күнекмәләрне аннан да үзләштерергә була. Армиягә килгәндә, хәрби хезмәттән курыкмыйм, Ватан чакыра икән — барачакмын.

 

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотосы

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: