Туган як
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
1 июнь 2023, 19:58

Гаилә бәхете – балада

Халыкара балаларны яклау көнендә Никахлашу сараенда шәһәрнең яңа туган гражданнары өчен Исем кушу бәйрәме узды.  

Гаилә бәхете – балада
Гаилә бәхете – балада

Бала һәм гаилә. Бу ике сүз тыгыз бәйләнгән: баланы гаиләсез, гаиләне баласыз күз алдына китереп тә булмый. Гаилә дус һәм бердәм булганда гына сабый үзен бәхетле һәм ышанычлы тоя. Әти-әни гаиләнең тоткасы булса, нарасый – гаилә көзгесе.

Бәйрәмдә катнашучыларга – күптән түгел генә йортлары яңа туган сабый авазына күмелгән әти-әниләргә котлау сүзләрен җиткереп, шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев телеграмма суккан. “Смайл” җыр ансамбле чыгышы да кунаклар өчен күңелле сюрприз булды.

Тантанага тагын да ямь өстәп, алып баручылар залга уңдырып пешерелгән калач алып чыкты.

- Исем кушу бәйрәменең калачы әзер, һәм ул мәхәббәт һәм җылылыктан балкып торсын өчен, калачны исем шәмнәре белән бизәгез. Күркәм гадәт буенча Октябрьский шәһәре Яңа туган балаларының мактау китабына үз имзаларыгызны куегыз, - дип мөрәҗәгать итте Никахлашу сарае хезмәткәрләре бәхетле әти-әниләргә.

Ә алар – Анжела һәм Дмитрий Григорьевлар, Елена һәм Виктор Дмитриевлар, Надежда һәм Дмитрий Матросовлар, Динә һәм Руслан Мөфтәховлар, Вера һәм Роман Торгашовлар, Лилия һәм Теймураз Хөсәеновлар. Бу көнне бәйрәм калачы Иван, Вероника, Марк, Давид, Ева, Архат исемнәре белән бизәлде.

Әти-әниләр күңел түрендә саклана торган изге теләкләрен әйтеп, сабыйларына хат язды. Исем кушу бәйрәме традициясе буенча әлеге хатларны ачып укыганда, бүгенге нарасыйлар 18 яшьлек егет һәм кызлар булачак инде.

Әмма вакытны ашыктырырга кирәкми. Тизләтмик гомер агышларын. Ул болай да тиз үтә. Һәр мизгелнең ямен һәм тәмен белеп яшәргә, һәр әти-әнигә үзе гомер бүләк иткән нарасыеның тәүге тапкыр елмаюын күреп, чыккан беренче тешенә сөенеп, аны иркәләп һәм назлап үстерергә язсын.  

 

Илмира ГАЛИЕВА

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: