Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
31 Май 2023, 10:21

Язар идем тагын бер җыр...

Шагыйрь, китаплар авторы Закуан ага Сәлимшиннан — шигырьләр бәйләме.  

Язар идем тагын бер җыр...
Язар идем тагын бер җыр...

Чиксез сөю-мәхәббәт, наз һәм сагынулы хисләр белән иҗат ителгән юллар яраткан хатыны — Галия Һадый кызы Сәфәрованың якты истәлегенә багышлана.

Язын күңел моңга чума

Язын күңел моңга чума,

Йөрәктә туа җырлар.

Сагышларга дәва булып,

Моң-җырга тулсын кырлар.

Җәй айлары, көз яртысы

Чәчләр чәчкә бәйләнә.

Көздә кавышкан йөрәкләр

Бербөтенгә әйләнә.

Бер-беребезне яратышып,

Каршы алыйк язларны.

Ә көз җиткәч, кочаклашып,

Каршыларбыз һәр таңны.

Бу җырымны сиңа гына

Багышлап җырлыйм үзем.

Язгы шаян сандугачың

Буласым килә бүген.

 

Җырлар белән бизәрмен

Күңелеңнең моңланган мәлен мин

Матур җырлар белән бизәрмен.

Икебездә ике язмыш безнең,

Җан җылысы белән тиңләрмен.

Күзләреңдә балкый ай нурлары.

Сихри карашыңда өндәү бар.

Кереп калды, ахры, күңелемә

Йөрәгеңнән агылган моңнар.

Саф мәхәббәт безгә юлдаш булсын,

Уртасында булыйк язмышның.

Төнге күктә якты йолдыз кебек,

Мәңге нурлы булсын күңелең.

Әгәр миңа иптәш булам дисәң,

Авыр чакта бир син кулыңны.

Җитәкләшеп бергә без үтәрбез

Җиңел итеп авыр юлларны.

 

Язар идем тагын бер җыр

Гомер үтте диеп үкенмимен,

Узганнарны уйлап яшь түкмим.

Кайгы-хәсрәтләрне җиңә барып,

Үз юлымнан үзем атлыйм мин.

Беләм, сагышларга чикләр югын,

Кычкырыплар килә елыйсым.

Чәчләремә чал төшсә дә инде,

Яшәүдән мин әле туймадым.

Күңелемдә шундый чак та була,

Утлар кебек килә янасым.

Туктап калам килгәнеңне тоеп,

Җаным сизеп аның җылысын.

Очрашулар-хушлашулар булсын,

Булсын алар, булсын күз яшьсез.

Тик җир шары гына әйләнә бит,

Ялгыз хыялы белән җырсыз.

Язасы иде тагын бер канатлы җыр,

Ноталарга салмый бүлгәләп.

Рухи көчен аның исбат итеп

Җырлар өчен икәү бергәләп.

 

Айга карап моңланам

Яратам дип әйттем сиңа,

Ә син каршы килмәдең.

Рәхмәт сиңа, рәхмәт сиңа,

Рәхмәт сиңа, гүзәлем.

Бирмәм сине, бирмәм сине,

Бирмәм сине ятларга.

Тиңлим сине. Тиңлим сине

Тиңлимен сине айга.

Айлар югалса да кайчак,

Мин сине ай дип күрәм.

Кышын буран капласа да,

Язын килер ул, беләм.

Шуңа күрә гөлгә тиңлим,

Гөлгә тиңләп яратам.

Сине югалтудан куркып,

Айга карап моңланам.

 

Түз, йөрәгем, түз

Без кайларга очмасак та

Кире җиргә кайтасы.

Ашыкмыйк әле, ашыкмыйк,

Һәркемнең үз язмышы.

Безнең юллар бергә булгач,

Язмышлар да булсын бер.

Бәхет, шатлыкка төрелеп

Үтсен иде ул гомер.

Ай да бер бит, кояш та бер,

Без дә бергә булыйк, дим.

Мәхәббәтнең иң олысы

Булыр сиңа, булыр, дим.

Син дә миңа бүләк иттең

Йөрәгеннең яртысын.

Көн дә, төн дә бергә булсын,

Анда бушлык тумасын.

Яшик әле, яшик бергә,

Мәхәббәткә чумып без.

Булса да утта янасы,

Түз йөрәгем диям, түз.

 

Язларны көтик бергә

Сандугачлар булыйк та, язларны көтик,

Талларга куныйк, был-был булып сайрыйк.

Күңелем тоймый язмыш ярсуларын

Ике язмышны, иркәм, әйдә бер итик.

Сандугачлар булыйк та, язларны көтик,

Таң белән кичләрне бер итеп сайрыйк.

Яз да бер булсын иде, көз дә бер булсын,

Сөю утларында да бер булып яныйк.

Сандугачлар булыйк та, язларны көтик,

Янә басып сайрарга без таллар сайлыйк.

Яуса да яңгыр, без бер тамчы булыйк.

Булсак та без икәү бер уйда яшик.

Сандугачлар булыйк та, язларны көтик,

Атса сары чәчкә, тик берәү атсын.

Мәхәббәт бер булгач сиңа да миңа,

Ходай үзе кушкан — бер булып яшик.

 

Уйларым булды уң

Төшләремдә кошлар күрдем,

Тик сандугачлар түгел лә.

Тик сандугачлар түгел.

Мәхәббәтем син кайларда.

Эзләп табармы күңел лә,

Эзләп табырмы күңел.

Чыңлап узды таңда бер моң,

Тибрәтеп күңел кылын ла,

Тибрәтеп күңел кылын.

Кыйблага йолдыз атылды

Билгеләп гомер юлын.

Якты уйны тибрәлдергән

Минем уйлар булды уң ла,

Минем уйлар булды уң.

Миңа кинәт мәхәббәтем

Үзе капкасын ачты ла,

Үзе капкасын ачты.

Җилләр белән илләр гизәм,

Татлы уйлар кичерәм лә,

Татлы уйлар кичерәм.

Назлы яшьлегемне сиңа

Мин бүген бүләк итәм лә,

Мин бүген бүләк итәм.

Закуан Салимшин

 

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: