Аларга бәйле төрле киңәшләр телдән-телгә күчә килә. Мәсәлән, ялгыз утырган өянкене, ялгыз каенны кисмә, яшенле яңгыр яуганда имән, каен, чыршы кебек агачлар янында торырга ярамый, яшен сугар, дип өйрәтәләр иде. Боларның асылы нидән гыйбарәт икән?
Билгеле, агачлар безгә төзү материалы гына түгел, яшәү егәрлеге бирүче чыганак буларак та хезмәт итә. Кайбер агачларда күп көч тупланган була. Көчләрен биргәч, алар тагын да тиз арада егәрлек җыярга сәләтле. Бу уңайдан бигрәк тә имән, ылыслы агачлар, сәрби, чаган, каен, миләшне атарга булыр иде.
Имәннең егәрлеге турында аерым әйтергә кирәктер. Ул кешегә көч бирә, ачык фикерләүдә ярдәм итә. Имән янында булу кешегә тормыш нуры, илаһи җиңеллек иңдерә. Нарат агачы тыгыз, авыр биоэнергия бирә. Шул сәбәпле башы авыртучан, йөрәк чирле кешеләргә нарат янында читенрәк булыр. Сәрби куагы арасында йөрү яки аның кырыенда утырып тору кешене рухландырыр, күңелне сафландырыр. Аның егәрлеге һәркемгә, аеруча хатын-кызларга, яхшы тәэсир итә.
Әгәр чаган (американыкы түгел!) агачын биш-җиде метр ара калдырып утыртсак, бик куәтле биоэнергетик боҗра эчендә калган кебек булырбыз. Каен да игътибарга лаек, әмма ул үзен яратканнарны гына сөя. Кешегә егәрлеген кызганмый, мул бирә, сихәтлек китерә. Ә инде күңеле саф булмаган кешегә аның янында йөрергә ярамый...
Миләш тә сәрби кебек тәэсир итә, тик аның биокыры кимрәк. Әйтергә кирәк, көчле биоэнергияле агачлар кырыенда башка агачларга үсәргә авыррак. Төркем-төркем булып үскән агачларның биокөче күп булмас. Агачларның егәрлеген метр ярым ераклыктан агачка таба учларны куеп тикшерергә мөмкин. Бу вакытта уч төбендә җылылык, чәнчү, басым тоелыр. Мондый агач биоэнергетик чыганак булып хезмәт итә ала.
Кайбер киңәшләрдән. Агачка 40-60 см ераклыкта йөзең яисә аркаң белән басып, энергия бирүен сорарга кирәк. Кабул итсә, уңай тәэсир тоелыр. Һичбер уй-фикерсез калып бушанырга кирәк. Бу очракта да агачлар ярдәмгә килер. Био-энергияне ике-өч минуттан артык алырга ярамый. Йокларга кала ике-өч сәгатьтән соң да ярамас. Агачлар егәрлеге ел фасылына нык бәйләнгән. Җимеш агачлары язын, чәчәк аткан чорда көчлерәк була, кышын аларның егәрлеге кими.
Биоэнергия алыр алдыннан башта организмның биоканаллар үтемлеген чистартырга кирәк. Бу өлкәдә дә агачлар ярдәмгә килә. Усак, каштан, тупыл, тал кебек агачлар биоэнергияне үзләренә ала. Бу агачларга учны китерсәң, җылылык та, чәнчү дә сизелмәс, ниндидер тарту көче генә бераз тоелыр. Биоэнергияңне 20 минуттан да артык бирергә ярамый. Биргәч, алу мәҗбүри. Янәшәңдә егәрлек бирүче агач булырга тиеш. Әгәр булмаса, ритмлы сулыш алырга кирәк. Биоэнергияне үзенә алучы агачлар баш авыртуны бетерә, башка кайбер чирләрне җиңеләйтә. Егәрлегеңне биргәндә, төньякка карап басу, ә алганда исә кыйблага йөз тоту яхшы. Элекке заманда бу сеанслар вакытында «Әлхәм», «Колһуалла»ны укырга кушканнар. Биоэнергия алу өчен яз, бигрәк тә май ае кулай.
Борынгы бабаларыбыз шушы кагыйдәләрне белеп эш иткән. Алар көндәлек кулланышта усак, юкәдән кашык, табак, чүмеч, уклау ишеләрне ясаганнар. Егәрлек алучы агачтан 10-20, 50-70 мм калынлыктагы тактаны ялкынсынган урынга куеп торганнар, моның сызлауны җиңеләйтү мөмкинлеген белгәннәр. Ашказаны-эчәк авырулары булганда тупылга сөялсәң яисә шуның тактасын куеп торсаң, сихәтләндерер. Полиартриттан каштан агачы бик файдалы.
Үләннәр турында аерым сөйләп узу кирәк. Алардан башка яшәүне күз алдына китерү дә кыен. Кеше гомере буе үсемлекләрдән файдаланган һәм файдалана. Үләннәрне тиешле сәгатьтә җыярга кирәк. Ай, Кояш, Таң йолдызы, Зөһрә йолдыз үләннәрен ай үсә торган вакытта, ә Юпитер, Сатурн, Нептун, Марс үләннәрен ай кими башлагач җыярга кушыла.
Кояш үсемлекләре сары, сыек сары төстә була, боларга көнбагыш, ромашка, календула, тузганак, клевер, үги ана яфрагы керә. Ай үсемлекләре составында сыекча күп. Мисалга, сусыл чәчәкле, итләч җимешле сазлык үләннәре, төнбоек. Азык бирүчеләрдән кыяр, кавын, карбыз, кабак, кокосны атап була. Айның тылсымлы үсемлеге — ак төстәге күл төнбоегы, агачлардан — тал. Таң йолдызы үсемлекләре уралучан, борчак, кылган, бакча рәйханы, колмак, миләүшә шундыйлардан. Зөһрә йолдыз үсемлекләре хуш исләре белән аерылып тора. Мәсәлән, кызгылт миләүшә, лаванда, ландыш, шалфей, сирень, ясмин, шомырт. Марс үсемлекләре кадалучан, чагучан. Кычыткан, сукыр кычыткан, бөтнек, крыжовник, мүк җиләге һәм башкалар.
Юпитер үләннәре киң таралып үсә. Тигәнәк, шома көпшә, укроп, кинза... Тылсымлы агач — имән. Сатурн үсемлекләре һәм агачлары — наратбаш, абага, чыршы, туя, кипарис, нарат. Лимонник, лиана, мүк — Уранныкы. Нептунныкылар — диңгез кәбестәсе, бака тәңкәсе. Гөмбәләр исә Плутон үсемлекләренә карый. Билгеле булганча, каен гөмбәсе яман шешләрне дә дәвалый. Кырмыскалар да (аларның калдыклары белән сөяккә бәйле яман шешләрне дәвалыйлар) Плутонга карый икән. Кыскасы, күпчелек дару табигатьнең үзендә саклана, кадерен генә белергә кирәк. Әллә нихәтле серләр сакланадыр әле аның хәзинәсендә...
Әминә ЗИННУРОВА