Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
24 Май 2023, 15:09

Октябрьскийда — Ашыгыч экспорт ярдәме

Узган атнада шәһәргә килеп төшкән «Ашыгыч экспорт ярдәме» бригадасы дүрт предприятиедә булды.  

Октябрьскийда — Ашыгыч экспорт ярдәме
Октябрьскийда — Ашыгыч экспорт ярдәме

Исегезгә төшерәбез, «Ашыгыч экспорт ярдәме» — 2021 елның февралендә, пандемия аркасында җитештерү тармаклары зур зыян күргән дәвердә, Халыкара кооперация һәм экспорт милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән проект.

Аның төп максаты — җирле җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтү. Экспертлар — Башкортстанның тышкы икътисадый элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы, Русия экспорт үзәге, БРның Экспортка ярдәм итү үзәге һәм Үсеш корпорациясе белгечләре төбәк предприятиеләрендә экспортка ярдәм итү һәм аны үстерү буенча консультацияләр үткәрәләр, үсеш нокталарын билгеләргә мөмкинлек бирүче анализ ясыйлар, продукциягә ихтыяҗ булган чит ил базарларын ачыклыйлар.

Башкортстанның тышкы икътисадый элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрының беренче урынбасары Лена Изотова һәм Октябрьскийның бизнес-шерифы Сергей Литов җитәкчелегендә экспертлар шәһәрнең «ВНИИГИС», «Горизонт», «Октябрьскхиммаш» һәм «Мегафлекс» предприятиеләрендә булды. Экспортер компанияләрдә әңгәмә җитештерүчеләрнең нинди юнәлешләрдә эшләве, кайсы чит илләр белән хезмәттәшлек итүе һәм санкция шартларында килеп туган проблемалар турында барды.

«Ашыгыч экспорт ярдәме» проектын үстерү буенча укыту форматында шәһәрнең Милли мәдәниятләр үзәгендә узган стратегик сессия эшендә, Октябрь-ский белгечләреннән тыш, Кызыл Кама, Бүздәк, Нефтекама, Благовещенск, Чишмә, Миякә, Бишбүләк, Илеш, Благовар, Шаран районнарыннан бизнес-шерифлар катнашты.

Очрашу барышында «Ашыгыч экспорт ярдәме» экспертлары тагын бер кат проектның максаты һәм бурычлары турында искәрттеләр, эшкуарларга төбәк һәм федераль ярдәм чаралары турында тәфсилләп сөйләделәр, шулай ук аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Сүз, асылда, чит ил күргәзмә-ярминкә чараларында катнашу, продукцияне ташуны финанслау, экспорт контрактын иминиятләштерү, белем бирү программаларында катнашу турында барды.

Әйтергә кирәк, «Ашыгыч экспорт ярдәме» проекты Төркия, Үзбәкстан, Белоруссия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Таҗикстан, Әзербайҗан, Кыргызстан, Әрмәнстан белән күптармаклы бизнес-миссияне үти.

2022 ел нәтиҗәләре буенча «Ашыгыч экспорт ярдәме» бригадасы Башкортстанның 37 муниципалитетына 67 тапкыр барган, 233 компаниягә консультация уздырган. 2023 елда исә 12 тапкыр юлга чыккан экспертлар командасы 40 компаниядә булырга өлгергән.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: