Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
24 Май 2023, 15:05

Музейларда каһарманнар тарихы

Шәһәр музеена Советлар Союзы Герое, РСФСР нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре Талип Латыйп улы Нуркаевка багышлап «Туймазынефть» компаниясе көче белән ясалган стендны тапшыру тантанасы булды.

Музейларда каһарманнар тарихы
Музейларда каһарманнар тарихы

А.П. Шокуров исемендәге музейның күргәзмә залында данлыклы якташларыбызның якты язмышын сурәтләүче архив материалларыннан эшләнгән стендлар саны тагын бергә артты. Әле күптән түгел генә Дан орденының тулы кавалеры Поликарп Иванович Анпилогов тууга 100 ел тулу уңаеннан ясалган стенд барлыкка килгән иде. Әлеге зур эш өчен музей хезмәткәрләре «Пакер» фирмасына рәхмәтле. Һәм, әлбәттә, алар атаклы якташларыбызның горурланып сөйләрлек язмышларын тарих битләреннән югалтмыйча, киләчәк буыннарга илтеп җиткерү инициативасы белән чираттагы тапкыр чыккан шәһәрнең сугыш һәм хезмәт ветераннары советы белән хезмәттәшлек итүләренә куанып бетә алмыйлар.

Тантанада Талип Нуркаев белән бергә эшләгән нефть сәнәгате ветераннарыннан тыш, яшь буын вәкилләре — 12 санлы мәктәп «шәйморатчылары» да катнашты. Шуңа күрә ветераннар советы вәкиле Петр Лаптев Бөек Ватан сугышы каһарманы һәм сугыштан соңгы елларда халык хуҗалыгын күтәрү өчен зур өлеш керткән якташыбыз тормышына тагын бер кат мәрәҗәгать итте:

— Бакалы районында туып-үскән ир-егет Кызыл Армия сафларына 1943 елның февралендә чакыртыла. Ул 3нче Украина фронтының 46нчы армиясе 34нче гвардия укчылар дивизиясенең 105нче гвардия укчылар полкына җибәрелә. Калмыкия, Украина, Молдавияне азат итүдә катнаша. Кызыл армияче Талип Нуркаев ун сугышчыдан торган төркем составында 1944 елның апрелендә Днестр елгасының уң ярында плацдарм өчен 36 сәгатьлек сугышта катнаша. Танкка каршы граната белән ул дошман күзәтү пунктын һәм егермегә якын дошманны юк итә. Әлеге аяусыз көрәштә катнашкан өчен Талип Нуркаев һәм аның 10 полкташы командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк итеп үтәгән һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыклары өчен СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 13 сентябрендәге Указы белән Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, совет солдатлары Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнә.

Тыныч тормышка әйләнеп кайткан фронтовик 1951 елда «Туймазынефть» компаниясендә гади оператор булып эшкә урнаша. «Кешелекле, ярдәмчел, акыллы һәм тыйнак кеше. Беркайчан тәкәбберлеккә юл куймаган Советлар Союзы Герое белән бер коллективта эшләвебез белән без горурландык!» — менә шундый җылы сүзләр белән искә алды элекке хезмәттәшләре Талип Латыйп улын.

Үз эшен чын күңел биреп башкарган якташыбыз һәрбер скважинаның нәтиҗәлелеген арттыруны тәэмин итүче чаралар комплексы уйлап таба, техника һәм технологияне камилләштерүдә актив рационализатор була.

Талип Нуркаевның тырышлыгын ил хөкүмәте югары бәяли — 1980 елда ул СССРның Дәүләт премиясе белән билгеләнә. Башкорт АССРның Югары Советы депутаты, КПССның 25 съезды делегаты итеп сайлана. 1983 елда халык депутатлары Советы карары белән Талип Латыйп улы Октябрьскийның Мактаулы гражданины дип табыла. Берничә елдан соң шәһәрнең күренекле урынында каһарман бюсты урнаштырыла.

— Бүген безнең музейның Хәрби дан залында тагын

бер батыр якташыбыз Талип Нуркаев турында архив материаллардан эшләнгән стенд барлыкка килде. Һәр буынның үз идеалы булырга тиеш. Бүгенге яшьләрне нәкъ менә Талип Латыйп улы Нуркаев кебек идеаллар үрнәгендә тәрбияләү бик мөһим. Кече яшьтән үк үз геройларын белеп һәм аларга тигезләшеп үсмәгән буын — ул югалтылган буын. Без, аеруча бүген илдә бара торган фаҗигале вакыйларны истә тотып, мондый аянычлы күренешләргә юл куймас өчен, кулдан килгәннең барын да эшләргә бурычлы, — дип чараны йомгаклады музей директоры Ирина Медведева.

Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: