Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
24 Май 2023, 15:12

Гаилә вальсына йөрәкләр тибеше дә кушылды

Башкортстан Республикасында игълан ителгән Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы һәм күптән түгел генә булып үткән Халыкара гаилә көне кысаларында Никахлашу сараенда шәһәрнең сәнәгать предприятиеләрендә һәм бюджет учреждениеләрендә бергәләп хезмәт итә торган гаиләләр кунакта булды.

Гаилә вальсына йөрәкләр тибеше дә кушылды
Гаилә вальсына йөрәкләр тибеше дә кушылды

Бәйрәм кунакларын хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов сәламләде.

Бу көнне озак еллар мәгариф тармагында эшләүче гаиләләр — Маргарита һәм Владислав Коптилиннар, Гүзәл һәм Азат Такаловлар, Елена һәм Григорий Марковлар, Анастасия һәм Илгиз Хәмидуллиннар, Ольга һәм Борис Черный-Ткач, «Альтернатива» заводында эшләүче Әлфия һәм Евгений Торгашовлар, кулга-кул тотынып халык күңеленә мәдәни тормыш орлыгы салучы Раушания һәм Венер Фәезовлар, Татьяна һәм Сергей Кончаковлар, «Пакер» фирмасы хезмәт коллективының бер әгъзасы булган Зөлфия һәм Фәрит Сәлимгәрәевлар, яшь буында спортка мәхәббәт уяту өчен үзләреннән саллы өлеш керткән Рима һәм Николай Борозняк, Илүзә һәм Ринат Ахуньяновлар, «ОЗНА» компаниясендә хезмәт куючы Зөлфия һәм Дмитрий Матасовлар, Октябрьский бораулау эшләре идарәсендә бергәләп эшләүче Рәзилә һәм Хәйдәр Гәрәевлар, 45 ел гаилә тормышы белән яшәүче Венера һәм Рамил Хастеевлар хөрмәтләнде.

Октябрь Рәис улы, җәмгыять үсешенә керткән зур өлешләре, матур гаилә үрнәге булып яшәгән өчен аларга Мактау грамоталары һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды.

Дәртле җырлар һәм матур шигырьләр белән үрелеп барган чара күркәм традиция буенча гаилә вальсы һәм истәлеккә сурәткә төшү белән тәмамланды.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: