Торак пункт урамнарында, ишек алларында өер-өер булып йөрүче сукбай этләр халыкның тынычлыгын күптән инде бозды. Кыргый халәткә җиткән этләрнең мәктәптән кайтып килүче балаларга ташланганын яздырган видеоязмалар, җаннарны өшетеп, социаль челтәрләрдә әледән-әле чыгып кына тора.
Мондый аянычлы вакыйгаларның сәбәбе ике яклы медальне хәтерләтә. Туксан җиде яшенә җитеп бакыйлыкка күчкән карт әбиемнең: «Ахырзаманда адәм баласына кадер бетәр, эт белән песигә кадер артыр», — дигән сүзләренә балачакта әлләни игътибар бирмәгән булсам, бүген, төрле төсле комбинезоннар кигертелгән этләрен урамда җитәкләп йөргән кешеләрне очраткан саен туганымның бик тапкыр әйтеп калдырган сүзләре күңелдә яңара.
Шул ук вакытта шәһәр һәм авыл урамнарында сукбай этләрнең арту күренеше шул ук кеше белән бәйле түгелме? Ул этләрнең бит кайчандыр хуҗалары булган. Үз туксаны туксан булган бала-чага сүзен сүз итеп көчек сатып алган, аннан соң аның кирәге калмаган очракларны да кире кагып булмый. Хуҗасына хаҗәте калмаган барлык этләр дә бүген урамны үз йорты итте. Тик аларның дус, әллә инде дошман булуы гына билгесез.
Таныш кинологым белән этләр темасына фикер алышканда, ул болай диде: «Этләрнең котыруына, агрессия күрсәтүенә күпчелек очракта кешеләр үзләре гаепле. Этләрне үчеклиләр, аларга таш яки таяк ыргыталар...».
Ничек кенә булмасын, гамәлдә булган закончалыкларга ярашлы, йорт хайваннары хуҗаларының милке дип таныла, алар үз этләрен һәм песиләрен тотарга, күзәтергә, тиешле кайгыртуны тәэмин итәргә, норматив-хокукый акт таләпләрен үтәргә һәм башка гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен бозмаска бурычлы.
Этләрне һәм мәчеләрне тотуның төп кагыйдәләренә түбәндәгеләр керә:
1) хайваннарга гуманлы мөгамәлә;
2) санитар-гигиена, ветеринария-санитар кагыйдәләрне һәм нормаларны үтәү. Хайван хуҗалары йортның һәм аның тирәсендәге территориянең санитар торышын сакларга, биологик калдыклар белән эш итүнең законнарда билгеләнгән кагыйдәләрен үтәргә тиеш;
3) төнлә тынлык саклау;
4) дәүләт ветеринария учреждениеләрендә этләрне, мәчеләрне теркәү һәм чиплау (идентификацияләү), ел саен котыру авыруына каршы вакцинация;
5) хайваннарга ветеринария ярдәмен вакытында күрсәтүне тәэмин итү һәм мәҗбүри профилактик ветеринария чараларын вакытында гамәлгә ашыру, хайваннарда теләмәгән нәсел барлыкка килүен булдырмау буенча чаралар күрү;
6) тирә-юньдәге кешеләрнең һәм хайваннарның иминлеген тәэмин итү. Мәсәлән, кибетләрдә, учреждениеләрдә, балалар мәйданчыкларында, базарларда, пляжларда һәм транспортта борынчыксыз һәм бәйсез эт белән йөрү тыела. Моннан тыш, исерек кешеләргә һәм 14 яшькә кадәрге балаларга этләрне йөртү, алар белән җәмәгать урыннарында һәм транспортта йөрергә рөхсәт ителми;
7) этләрне йөртү гражданнарның һәм башка хайваннарның иминлеген, физик һәм юридик затларның мөлкәтен саклауны мәҗбүри тәэмин итү шарты белән башкарылырга тиеш, шулай ук хайваннарны йөртү җирле үзидарә органы карары белән рөхсәт ителгән урыннарда гына мөмкин һәм башкалар.
Тагын бер кат искәртәбез, этләрне тоту һәм алар белән эш итү кагыйдәләрен бозган өчен бары тик хайван хуҗасы җаваплы. Хайваннарны тоту һәм алар белән мөгамәлә итү кагыйдәләрен бозган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 7.3 маддәсе нигезендә 500 сумнан алып 1000 сум күләмендә административ штраф салына, шулай ук җинаять һәм гражданлык-хокукый җаваплылык та карала.
Илмира ГАЛИЕВА