— Якын кешеләрем белән элемтәдә торырга тырышсам да, сагынышып күрештек. Тыныч тормыш, аяз күк, өстәвенә, яз — тирә-як күзгә күренеп яшелләнә, беренче чәчәкләр барлыкка килә... Махсус хәрби операциядән кайткач бу күренешләрнең кадерен аеруча нык тоя һәм аңлый башлыйсың икән. Әмма отпускка кайткан һәм билгеле вакыттан соң янәдән алгы сызыкка барырга кирәклеген белгән бер генә хәрби дә ахыргача дөньясын онытып, ял итә алмый. Без һәрвакыт уяу, кирәкле мәгълүматтан хәбәрдар булып торабыз, — дип сөйли «Змей» чакырылулы якташыбыз.
Мобилизацияләнгән ир-егет берникадәр вакыт хәрби шөгыльләр уза, шәхси состав белән якыннан таныша, кемнең нинди сәләтләре барлыгын һәм кем белән бергә «эш» итәргә мөмкин булуын ачыклый. «Змей» төрле төбәкләрдән чакырылган алтмыштан артык офицер тупланган подразделениегә эләгә. Алар сафында республикадан рядовойлар юк диярлек.
Гаммәви матбугат чараларының көнкүреш шартлары турындагы соравына хәрби: «Солдат көнкүреше — ул бик тыйнак, — дип җавап бирде. — Хәрби махсус операция зонасына барып эләккәч, кагыйдә буенча, иң беренче чиратта яктылык, җылылык булмавы белән очрашасың. Әлбәттә, мондый шартлар кешедә уңай фикер тудырмый. Әмма шул ук вакытта без өлкән кешеләр — әлеге шартларга яраклашырга кирәклеген яхшы аңлыйсың. Ярым җимерек бинада тукталырга туры килә икән, кемдер — тәрәзәләрне каплый, кемдер — таралган мичне яраклы хәлгә китерә, кемдер — ягар өчен утын эзли... Продукция белән дә зур проблемалар юк. Оборона министрлыгы тарафыннан бирелә торган азык-төлек җитә. Калганы — теләк эше».
«Змей» хезмәт итә торган участокта Чечен Республикасында барган кораллы низагларда катнашкан ветераннар да бар. Хәрби тәҗрибәсе булган иптәшләр белән хезмәттәшлек итү, әлбәттә, күпкә уңайлы һәм ышанычлы дип белдергән якташыбыз шәхси кичерешләрен дә яшереп калмады:
— Фронт сызыгын узганчы, минем күзаллавым гел башка иде. Әмма андагы чынбарлык белән күзгә-күз очрашкач, бөтен барлыгым, тормышка карашым үзгәрде, башка төрле фикер йөртә башлавыңны сизми дә каласың. Шуңа күрә хәрби низаг барган урын бездән бик ерак дип уйлаучылар тирән хаталана. Әгәр кемнең дә булса күңелендә бүгенге көнгәчә икеләнү бар икән, әлеге хисләрдән арынырга вакыт. Хәрәкәттәге армиягә ярдәм итү — чын ир-егет бурычы.
«Змей» үзенең хәрби иптәшләре белән кырда, окопларда яши. Алар дошманның күз алдында диярлек. Даими рәвештә төрле җайланмалар белән күктән күзәтелә торган Русия солдатлары да җавапсыз калмый.
— Квадракоптерларда «очабыз», кайда алар, нишлиләр, нинди план сызалар — барысын да белеп торабыз. Шулай да иң куркынычы — ул миномет һөҗүмнәре.
Безнең якташыбызга җирле халыкны эвакуацияләүдә дә катнашырга туры килгән. Бу хакта тулы итеп язмыйча, шуны гына әйтергә кирәк: гражданнар куркыныч яный торган зонадан исән-сау озатылган.
Балаларның куллары белән язылган хатлар еш киләме, дигән сорауны ишетүгә «Змей»ның хәтта тавышы үзгәрде. Киеренкелек юкка чыккан кебек тоелды. «Балалар язган хатлар кулга эләккәч өйгә кайткан кебек хис итәсең үзеңне. Җанга рәхәт булып китә. Рәхмәт аларга», — диде 43 яшьлек ир канәгать тавыш белән.
Хәрби офицер Октябрьский шәһәре һәм республика җитәкчелегенә, предприятеләргә һәм оешмаларга, дусларына һәм иптәшләренә дә матди һәм рухи яктан ярдәм кулы сузган өчен ихлас рәхмәтен ишеттерде. Фронтка озатыла торган гуманитар ярдәм күпләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итә, диде ул зур ышаныч белән.
Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотосы