Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
24 Май 2023, 14:53

Һавадан төшкән күчтәнәч

Әлеге вакыйганы миңа күптән түгел ерак Евпаториядә яшәүче туган тиешле кеше сөйләде. Телефоннан, әлбәттә. «Улымның беренче укытучысы сөйләгән иде бу хәлне, гомер бакый монда гомер кичерүчеләрдән ул ханым», дип аңлатты. Туганым бәянләгәннәр шундый тәэсир итте ки, һәммәсе күз алдымнан кино кадрлары сыман йөгереп үтте. Искитмәле вакыйга...

Һавадан төшкән күчтәнәч
Һавадан төшкән күчтәнәч

Шулай итеп, 1941 елның љәе, әлегә сугыш афәте Евпаториягә килеп љитмәгән чор. Күп фатирлы йорт ишек алды. Барысы бер-берен белә, күбесенең газизләре фронтта. Йомшак сары чәчле кызыкайның әтисе дә сугышта, очучы. Бик тә сагына әткәсен кыз бала, күк йөзеннән карашын алалмый. Көтә. Самолетлар очып үткән саен, шатлыгыннан хәбәр сала: «Карагыз, анда минем әтием дә бар, ул мине күрә, кулын болгый!»

Өлкәннәр, билгеле, самими балага карап моңсу елмая, ирексездән көрсенеп куя... Ә инде тиктормас малай-шалай, кыз-кыркын рәхәтләнеп көлә. «Һе, сине генә күзләп торалар ди һавадан, бүтән эшләре беткәндер!»

Кызчыкның әлләни исе китми, ул тинтәк малайлар нәрсә аңласын?! Көнләшәләрдер әле, аларның әтиләре очучы түгел лә... Шул рәвешле көннәр уза тора. Сабый күк йөзенә багудан туктамый, һаман көтә. Ә көннәрнең берендә... Гадәттәгечә ишегалды халык белән тулы, һәркайсы үз мәшәкате белән мәшгуль. Баш очында самолетлар күренүгә дә исләре китми, күнегелгән. Шулчак көтелмәгән хәл була. Очкычларның берсеннән зур гына төенчек ыргыталар. Теге сары чәчле кызыкай шатлыгыннан кычкырып љибәрмәсенме: «Күрдегезме, әйттем бит, әтием мине күрә дип. Ура, әтиемнән бүләк килде!» Аптырашта калган халык аңына килгәнче, кызчык йөгереп барып төенчекне кулына ала. Ә анда... дәфтәрләр, төсле каләмнәр, китаплар, ниндидер матур-матур рәсемнәр. Хаты да бар икән өстәвенә. Кычкырып укып та бирә йөзе кояштай балкыган кыз бала. Хат чыннан да әтисеннән ләбаса! Күп итеп сәламнәр әйткән, тырышып укырга, әнисенә булышырга кушкан. «Фашистларны дөмбәслибез. Сугыш беткәч, кайтырмын, көтегез», — дигән. «Кара син аны, гел әкияттәге кебек, — дигән ниһаять телгә килгән үсмерләрнең берсе. — Сиңа рәхәт, син бәхетле...»

Менә шундый хәлләр. Кызганыч, вакыйга ахыры гына әкияттәгедәй тылсымлы тәмамланмый шул. Очучы батырларча һәлак була. Газизләрен кочу бәхете насыйп булмый ир асылына. Ачы тормыш хакыйкате бу... Кызчыгы исә әтисе васыятен үти. Ныкышмалы белем үрләрен яулый, төпле һөнәр ала. Гомере буе очучы әткәсе бүләген күз карасыдай саклый. Һавадан төшкән күчтәнәч. Буыннан-буынга күчеп килүче гаилә ядкаре. Дәһшәтле сугыш истәлеге...

Сәлия Гарифуллина

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: