Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
20 Май 2023, 13:13

Гөлбакчада яшисегез киләме?

Ел саен үткәрелә торган «Октябрьский — чәчәкләр шәһәре» җирле бәйге старт алды.  

Гөлбакчада яшисегез киләме?
Гөлбакчада яшисегез киләме?

Конкурста шәһәр предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре, шәхси эшмәкәрләре һәм халкы катнаша ала. Катнашучыларның саны чикләнмәгән.

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- «Иң яхшы белем бирү учреждениесе» (категорияләр буенча: урта гомуми белем бирү учреждениесе, балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе);

- «Иң яхшы күп фатирлы торак йорт»;

- «Иң яхшы шәхси торак йорт»;

- «Иң яхшы сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе предприятиесе» (номинациядә катнашучылар: сәүдә, җәмәгать туклануы, хезмәт күрсәтү өлкәсе предприятиеләре, кредит учреждениеләре, сәүдә комплекслары, кибетләр);

- «Иң яхшы сәнәгать предприятиесе» (номинациядә катнашучылар: төзелеш комплексы, сәнәгать, транспорт, элемтә предприятиеләре, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар);

- «Иң яхшы бюджет учреждениесе» (номинациядә катнашучылар: башкарма хакимиятнең территориаль органнары, мәдәният, социаль өлкә, спорт, сәламәтлек саклау учреждениеләре).

Конкурста катнашучылар 2023 елның 30 июненә кадәр тиешле форма буенча гариза бирәләр.

Бәйгенең номинациясенә карап катнашуга гаризалар һәм конкурс материаллары юллана:

- «Иң яхшы күп фатирлы йорт», «Иң яхшы бюджет учреждениесе» номинацияләре буенча хакимиятнең торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү бүлегенә;

- «Иң яхшы белем бирү учреждениесе» номинациясе буенча хакимиятнең мәгариф бүлегенә;

- «Иң яхшы сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе предприятиесе» номинациясе буенча хакимиятнең эшкуарлыкны һәм кулланучылар базарын үстерү бүлегенә;

- «Иң яхшы сәнәгать предприятиесе» номинациясе буенча хакимиятнең стратегик үсеш, юл хуҗалыгы һәм транспорт бүлегенә;

- «Иң яхшы шәхси торак йорт» номинациясе буенча Октябрьский шәһәре Советына.

Конкурс материаллары 2023 елның 31 августына кадәр йорт, оешма, предприятие, учреждение территориясендә урнашкан чәчәк түтәленең яки башка яшелләндерү формаларында эшләр башланганчы һәм үсемлекләрнең чәчәк атуның төрле чорларында эшләнгән өчтән алып унга кадәр фотосурәтләр рәвешендә бирелә.

Бәйгедә катнашыгыз һәм шәһәребезне гөлбакча итү өчен үз өлешегезне кертегез!

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: