Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
18 Май 2023, 11:13

Язмыш сынауларын бергә җиңәләр

Халыкара гаилә көне уңаеннан «Каршылыкларсыз» социаль-мәдәни үзәгендә «Гаилә бергә булганда күңел тыныч» исемле чара үтте.  

Язмыш сынауларын бергә җиңәләр
Язмыш сынауларын бергә җиңәләр

Бу көнне актлар залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Гаиләләр, аларның дуслары һәм башка кунаклар шатланып бер-берсен сәламләде, хәл-әхвәл белеште. Күңелле шау-шуны күзәтеп торганда күңелдә матур хисләр туды. Октябрьский шәһәренең инвалидлар җәмгыяте рәисе Татьяна Кетько җитәкчелегендәге коллектив үзәккә йөрүчеләрне чын мәгънәсендә зур, тату гаилә итеп берләштерүгә ирешкән.

Конкурста биш гаилә катнашты. Һәрберсе үзләре белән таныштыручы видеоязмалар тәкъдим итте, сәләтләрен күрсәтте.

«Көрәшергә һәм эзләргә, табарга һәм бирешмәскә!»

Лениза һәм Ирина Хәсәншиннар гаиләсе чыгышларын шундый өндәмәдән башлап җибәрде. Әниле-кызлы үзләренең бик тату яшәүләре, хезмәт һәм спортны яратулары, саф һавада актив ял итүләре турында сөйләде.

«Безнең һәр көнебез вакыйгаларга бай, — ди Лениза Сәлимҗан кызы. — Иртән иртүк торабыз, бергәләп өйдәге эшләрне башкарабыз, тәмле ризыклар әзерлибез. Дүшәмбе көнне үзәк китапханәгә барабыз. Сишәмбе һәм пәнҗешәмбе саен яраткан җәмгыятебезгә йөрибез. Анда дуслар белән аралашабыз, укытучылар белән шөгыльләнәбез. Мавыгуларыбыз бик күп — театр сәнгате, бисер белән үрү, чараларда чыгыш ясау. Коляскада хәрәкәтләнүенә карамастан, Ирина көн саен бассейнга һәм физкультура залына йөри, спорт чараларында катнашып, кубок-медальләр яулый, республика һәм ил күләмендәге ярышлар призеры да ул. «Спартак» спорт-савыктыру комплексы ачылганнан алып, бергәләп анда йөрибез, күлне ун тапкыр аркылыга-буйга йөзеп чыгабыз. Шулай ук сәяхәт итәргә яратабыз — Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә, Соль-Илецк курортында, Согуд Гарәбстаны һәм Мисырда булганыбыз бар».

Иринага иҗат дөньясы да ят түгел, ул шигырьләр укырга һәвәс, «Тере сүз», «Яшь талантлар» конкурслары лауреаты исеменә лаек. Лениза Сәлимҗан кызы сүзләренчә, һәр балада сәләт бар, аны вакытында күрә, үстерә белергә генә кирәк. Ирина ирешкән казанышлар — ул әнисенең теләктәшлеге һәм үз тырышлыгы нәтиҗәсе. Хәсәншиннар үз чыгыш-ларын туган телдәге «Эх, чия, чия!» җыры белән тәмамлады.

«Улларыбыз — горурлык һәм ышанычыбыз»

Борисовлар гаиләсендә дүрт батыр малай тәрбияләнә! «Әтиебез газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы булып эшли, әниебез — пешекче, ул бик тәмле ризыклар әзерли, — дип сөйли уллары Константин. — Минем өч энекәшем бар. Женя 6 сыйныфта укый, хоккей уйный. Тимофей — 3 класс укучысы, самбога йөри. Иң кечебез Александр — балалар бакчасы тәрбияләнүчесе. Мин үзем гитарада уйныйм, җырлыйм, шигырьләр укыйм».

Борисовлар конкурска бию номеры әзерләгән иде. Әниләре бәйрәм табынына торт һәм наггетслар пешереп алып килгән.

«Эштә ял итәбез!»

Качелаев-Бәдретдиновлар гаиләсендә әти-әниләре барлык буш вакытларын кызлары Камилла һәм уллары Илнарны тәрбияләүгә багышлаган. «Ирем белән заводка без ял итәргә йөрибез, — дип шаяру катыш бәянли Гүзәлия Әнәс кызы. — Башка вакыт һәрчак балалар белән үтә, бергәләп төрле түгәрәкләргә, репетиторларга йөрибез, чараларда катнашабыз. Хәзер бакча чоры башланды, анда эш тагы да күбрәк. Әтиебез йорт төзү белән шөгыльләнә, без тизрәк яңа өйгә күченү турында хыялланабыз».

Камилла нефть көллиятендә эколог һөнәренә укый. Ул бәләкәйдән табигатькә сакчыл карашта булган. Берәрсе ялгыш кына сагызны теләсә кая ташласа да бик ачуланган, чөнки аны кошлар ашарга мөмкин. Гомумән, ул нәни дусларга һәрчак ярдәмгә килергә әзер, эт-мәчеләрне ярата. Камилланың мавыгулары моның белән генә бетми. Ул видеоязмалар эшләргә, рәсем төшерергә һәвәс.

Илнар 1 сыйныфка бара, ул 3 яшеннән спорт бал биюләре белән шөгыльләнә, спорт турнирларына йөри, 47 медале бар, быел беренче кубогын яулаган. Моннан тыш, малай самбо, шахмат һәм йөзү белән мавыга.

Гүзәлия ханым улы белән, әтиләре эштә, Камилла укуда вакытта, салат әзерләп, бәйрәмгә алып килгән. Илнар үз чиратында тамашачыларга музыкаль бүләк ясады.

Сәләтләр ачылган җирдә

Шабиевлар гаиләсе турында видеоязманы кызлары Ильвира ясаган. «Минем карт бабакаем сугышта катнашкан, ул Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән, — ди үсмер. — Ә әтием армия хезмәтен Украинада үткән, танкчы булган. Бүген ул заводта өлкән мастер вазыйфасын башкара, ә ял вакытларында хуҗалыкта, бакчада эшли. Без дә аңа ярдәм итәбез. Әнием гаиләбезне пылау һәм башка тәмле нигъмәтләр белән сыйлый. Кечкенә сеңлем уйнарга, җырларга-биергә һәвәс. Ул үскәч ветеринар булам ди, чөнки йорт хайваннарын бик ярата. Быел без Мулла микрорайонында яшәүче гаиләләр белән ППМИда катнашып, җиңү яуладык. Хәзер төбәктә балалар уен мәйданчыгы булачак».

Татьяна Борисовна Ильвираның үзәккә йөри башлагач бик күп сәләтләре ачылуын билгеләп үтте: «Башта ул бөтенләй сөйләшми иде диярлек, әмма кыска гына вакыт эчендә алга таба зур адым ясады. Бүген Ильвира барлык чараларда актив катнаша. Ә әнисе — Гүзәл Ягфаровна оста куллар түгәрәге әгъзасы. Бәйрәмгә ул кузгалактан искиткеч пирог әзерләгән».

Гүзәл ханым ике кызы белән бергәләп иртәнге аш — бутерброд ясау буенча мастер-класс күрсәтте.

«Барысы да яхшы булыр!»

Чираттагы катнашучылар — әниле-уллы Лариса һәм Максим Чекота-Пахомовлар гаиләсенең өндәмәсе бу. «Бүгенге матур бәйрәмнең кунагы булуыбызга бик шатмын, хәтта бераз дулкынланам да, — ди Лариса Григорьевна. — Сезне гаиләбез белән таныштырып үтәсем килә. Без улым Максим һәм Сима исемле мәчебез белән тату гомер итәбез. Туганнарыбыз да күп. Максимның тугыз племяннигы бар. Бергә җыелганда вакытны бик күңелле үткәрәбез, бакча эшләрендә дә бер-беребезгә булышабыз. Без тормышта оптимизм һәм юмор хисе белән яшибез, чөнки алар сынауларны җиңеләйтә. Максим бик аралашучан, аның Алеша исемле дусы бар. Алар балалар бакчасыннан бергә уйнап үсте, бер сыйныфта укыдылар. Әйтергә кирәк, без Алешаның әнисе белән мәктәп чорыннан ук таныш идек. Башта параллель классларда укыдык, ә инде 9-10 сыйныфлардан иң якын дусларга әйләнеп киттек, икебез дә бер уку йортына укырга кердек. Аннары юлларыбыз беразга аерылып торды. Әмма язмыш безне янәдән очраштырды, хәзер инде гаиләләребез белән аралашып яшибез».

Чекота-Пахомовлар гаиләсе сәяхәт итәргә ярата, шәһәрнең парк-скверларында саф һава сулыйлар, Нарыш-тауга күтәреләләр. Шулай ук диңгез буенда яшәүче туганнарына кунакка барып, матур тәэссоратлар алып кайталар. Чыгышы ахырында Лариса ханым «Каршылыкларсыз» үзәге коллективына рәхмәтен җиткерде, сәламәтлек, көч-куәт теләде. «Үзәк ярдәмендә Максимның тормышында зур үзгәрешләр булды, ул икенче ел рәттән «Җиңү вальсы»нда катнаша, спорт, мәдәни чараларга, өмәләргә актив өлеш кертә. Үз чиратымда, улыма ияреп мин дә элек белмәгән иҗади сәләтләрне ача башладым. Максимның уңышларына куанып бетәлмим. Быел ул мине аеруча гаҗәпләндерде — шигырьләр ятлый башлады. Безнең тырышлык юкка чыкмаган, Ходай теләкләремне ишеткән дип сөенәм!».

Конкурста Максим иң беренчеләрдән булып ятлаган шигырен сөйләп ишеттерде. Ә әнисе үзе әзерләгән өчпочмакларны тәмләп карарга тәкъдим итте. Азактан бергәләп матур җыр башкардылар.

Гаилә бәхете сере нәрсәдә?

Чара ахырында сүз оешма ветераны — Мөнирә Мостафинага бирелде. Мөнирә Мөхаррәм кызы үз гаиләсе турындагы истәлекләрне бүлеште.

Үзәк иҗатчылары — Ирина Казакованың гаилә көненә багышланган шигыре, «Малинки» төркеме, Сергей Богомолов башкарган җырлар бәйрәмне тагы да ямьләндереп җибәрде.

— Бүгенге конкурс гаилә кыйммәтләрен саклап, бер-берсен аңлап, ярдәмләшеп яшәүче, авырлыкларга карамастан һәр көнне шатлык белән каршы алырга омтылучы кешеләргә багышланды, — диде Татьяна Борисовна. — Чара башланганда «Гаилә бәхете сере нәрсәдә?», дигән сору бирелде. Аңа җавап катнашучылар чыгышында яңгырады: «Без язмыш сынауларын лаеклы кабул итеп, аларны бергә җиңәбез!».

Конкурста катнашучыларга химаячылар — шәһәр хакимияте, «ТЭРА» җәмгыяте, «Додо Пицца» һәмм «Большой праздник» компанияләре бүләкләре тапшырылды.

 

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотолары

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: