Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
18 Май 2023, 11:18

Ватанга тугрылык мәктәп диварларында башлана

«Булгар» шәһәрнең 8 санлы мәктәбендә узган батырлык дәресендә катнашты.  

Ватанга тугрылык мәктәп диварларында башлана
Ватанга тугрылык мәктәп диварларында башлана

Ул балачактан сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Белем алу белән беррәттән спорт белән мавыга, ату тирында һәм парашют клубында шөгыльләнә.

Әлеге физик һәм рухи ныклыгы аңа армия сафларында контракт буенча дистә елдан артык хезмәт иткәндә нык нигез булса, махсус хәрби операциядә катнашучы яугир өчен исә әлеге шәхси сыйфатлары гомумән ышанычлы тыл булып тора.

Украина җирендә бара торган СВОга узган елның көзендә үк чыгып киткән «Булгар» чакырулы яугир бүгенге көндә кыска вакытлы ялга кайткан.

Октябрьскийда туган, шунда үскән ир-егеткә армиягә чакыру кампаниясе чорында хәрби училищега укырга керергә тәкъдим итәләр. Һәм ул туган илне яклау һөнәрен сайлый.

— Туган илне яклар һәм саклар өчен аны яратырга, аның тамырлары тирәнгә киткән тарихын өйрәнергә һәм аңларга кирәк. Чын хакыйкать белән очрашкач, Ватанга булган тугрылык хисе тагын да көчәйгәнен тоясың. Туган илне саклау, аның якты һәм бәйсез киләчәге өчен көрәш алып бару — һәр ир-егетнең изге бурычы, — дип сөйли якташыбыз

«Булгар» шәһәрнең 8 санлы мәктәбендә узган батырлык дәресендә катнашты. Яшь буын белән очрашу, балалар биргән самими сораулар аны берникадәр дулкынланырга мәҗбүр итте. Ә укучылар язган өчпочмаклы хатларны кабул итеп алганда, яугир яшьләнгән күзләрен яшерергә тырышты.

— Якташлардан гуманитар ярдәм кабул итү, сезнең теләктәшлекне тою, ышаныгыз, алгы сызыкта торган солдатлар өчен аеруча кадерле һәм мөһим, — дип билгеләп узды 36 яшьлек ир-егет.

Батырлык дәресендә хәрби офицер Октябрьскийдан гына түгел, тулы Башкортстаннан гуманитар ярдәмнең даими килеп торуын, хәрбиләрнең барлык мөһим булган кирәк-ярак белән тәэмин ителүен бәян итте. «Булгар» җирле муниципалитет белән элемтәдә торуның барлыкка килгән бөтен проблемаларны чишәргә ярдәм итүен дә билгеләп узды. Әмма барыннан да бигрәк ул бер сафларда хезмәт итә торган иптәшләрнең чын иптәш булуын ассызыклады.

— Без төрле гаскәрләрдә хезмәт иттек. Безнең арадагы кайбер кешеләр хәрби бурычларын үтәгәнгә шактый еллар узып өлгергән. Ләкин без бер-беребезгә һәрвакыт ярдәмгә киләбез, шатлык һәм борчуларны уртак итеп, бер-беребез өчен иңне-иңгә куябыз. Менә шундый бердәмлек хисе безгә кыенлыклар алдында югалып калмаска ярдәм итә, — дип сөйләде яугир.

Ил солдаты үсеп килүче малайларны кыю һәм батыр булырга чакырды. Ә моның өчен кече яшьтән үк үз-үзең өстендә эшләргә, физик халәтне генә түгел, характерны да чыныктырырга кирәк. Шул вакытта гына ир-егет Ватанын сакларга әзер була, диде күп балалы әти. Һәм ул туган иленә, кадерле гаиләсенә һичшиксез җиңү белән әйләнеп кайтачагын зур ышаныч белән белдерде.

Батырлык дәресендә ветераннар советы вәкиле Валентина Федоренко да катнашты. Ул Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган әтисенең язмышы белән килешмәве, аны сигез ел дәвамында эзләве һәм Польша җирендә җәсәден туганнар каберендә эзләп табуы турында хисле итеп сөйләде. Мәктәп укучыларының тематик җырлар һәм шигырьләр башкаруы да чарага ватанпәрвәрлек тәрбиясе өстәде.

Без, күп милләтле дәүләт халкы, туган илебез һәм җиребезнең бәйсезлеге һәм азатлыгы хакына көрәшкән батыр йөрәкле ата-бабаларыбызга лаеклы буын булырга бурычлыбыз. Моны аңлау һәм моңа ирешү мәктәп диварларында, менә шундый батырлык дәресләрендә башлана түгелме?!

 

Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотосы

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: