Туган як
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
18 Май 2023, 11:15

Гаилә — бәхет ачкычы

Шәһәрнең Никахлашу сараенда Халыкара гаилә көненә багышланган тантана үтте.  

Гаилә — бәхет ачкычы
Гаилә — бәхет ачкычы

Мендельсон маршы астында залга узган Кондраховлар, Ханнановлар, Латыйповлар, Мамаевлар, Закировлар, Геерлар, Мәрданшиннар, Гришиннар, Романовлар гаиләләре зур дулкынлану кичерде, әйтерсең лә бу дәртле музыка алар тормышында тәүге тапкыр яңгырый.

 Гәрчә алар, шатлыкта да, кайгыда да гел бергә булырга ант итеп, никахларны теркәү журналына үз имзаларын куйганга ун, егерме, кырык һәм аннан да күбрәк еллар узса да.

Бүген —  гаилә бәйрәме.

Бүген бездә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана...

Чараны алып баручылар тантана хуҗаларын менә шундый матур шигырь юллары белән сәламләп каршы алды.

— Халыкара гаилә көне уңаеннан без уникаль гаилә парларын хөрмәтләү өчен Никахлашу сараеның тантаналар залына җыелдык! Гаилә көне — безнең тормыш нигезләре көне. Ул иң якты һәм эчкерсез хисләр көне. Гаилә һәркем өчен һәрвакыт беренче урында. Чөнки чын бәхет — ул ярату һәм яратылу, кадерле кешеңнең кайгыртуын һәм ярдәмен тою! — дип мөрәҗәгать итте алар бәйрәм кунакларына.

Нина һәм Владимир Романовлар 1973 елның 15 маенда, нәкъ менә илле ел элек кавышканнар. Үз тормышларында иң җаваплы адымга барган ир белән хатын бүген дә бу адымның хата булмавын дәлилләп, кулга-кул тотынып гомер итә. Әлеге алтын пар тигез һәм матур гаилә өлгесе булып яшәүнең алтын үрнәге. Шуңа күрә Романовлар хөрмәтнең һәм рәхмәтнең олысына лаек.

Людмила һәм Петр Гришиннар исә кырык биш ел ир белән хатын булып яши. Артта калган озын еллар аларның мәхәббәт һәм тугрылыгын аз сынамаган. Әмма ир белән хатын, язмыш сынаулары алдында сынмыйча һәм сынатмыйча, үзләренең зәңгәр якут туйларына кадәр килеп җитә алган. Сапфир ир белән хатын арасында тынычлык һәм тугрылык сакларга ярдәм итә, дигән ышаныч бар.

Зәлинә һәм Мөхлис Мәрданшиннарның никахларын теркәгән көннән соң кырык ел вакыт узган. Рубин туй! Әлбәттә, кырык ел кырык көн кебек кенә үтеп китмәгән. Ир белән хатынның чал төшкән чәчләрендә барысы да бар. Әмма шуны истә тотарга кирәк — рубин — хисләрне яңартырга ярдәм итә торган таш.

Лилия һәм Иван Геерлар утыз биш ел тигез никахта гомер кичерә. Кызыл мәрҗәннәр йортка бәхет, озын гомерле гаилә тормышы китерә дип санала.

Лилия һәм Рөстәм Закировларның гаилә корып яши башлауларына быел 30 ел. Энҗе туй. Энҗе — бәхет, муллык һәм иминлек символы.

Елена һәм Сергей Мамаевларның гаиләсе моннан 25 ел элек туа. Ир белән хатынның бер-берсенә булган хөрмәт һәм мәхәббәт хисләренә узган еллар тагын да ныклык һәм ышаныч кына өсти.

Эльвира һәм Рөстәм Латыйповларның — фарфор туе. Алар 20 ел бергә. Әлеге дата ир белән хатын мөнәсәбәтләрендә яңа этап буларак билгеләнә. Кайбер гаиләләрдә бу көнне иске савыт-сабаны ташлыйлар. Килгән кунаклар исә яңаларны бүләк итә, дигән юрама бар.

Гүзәл һәм Радик Ханнановлар тормыш юлыннан кулга-кулга тотынып унбиш ел атлыйлар. Алар Халыкара гаилә көнендә бәллүр туйлары уңаеннан эчкерсез котлау сүзләре кабул итте.

Дарья һәм Евгений Кондраховлар 10 ел бергә яшиләр. Агымдагы елда ир белән хатын үзләренең гөлчәчәк туен билгеләп узалар. Кайбер очракларда бергә гомер итүнең ун еллыгын кургаш яки гәрәбә туй дип тә атыйлар. Әмма хикмәт әлеге вакыйганың ничек дип аталуында түгел, хикмәт — ир белән хатынның үзара ихлас һәм керсез хисләрендә.

Тантана барышында гаиләләр беренче тапкыр танышкан көннәрен елмаеп искә алдылар. Тәкъдим ясаган көн, әлбәттә, һәркемне ваемсыз яшьлек елларына алып кайтты. Ә инде кызыл туй мәҗлесе — үзе бер онытылмас вакыйга. Чыннан да, шатлыгы да, борчу-мәшәкате дә җитәрлек булган гомер юлыннан атлаучы гаиләләр тормышында, әлбәттә, вакыйгалар моның белән генә чикләнми. Алар һәр яңа көн белән туа. Алар арасында шатлыкка төргәне дә, сагышка күмгәне дә бар. Менә шулар ир белән хатынны чын гаилә итеп яшәргә өйрәтә дә инде.

Көчле алкышлар астында бергә кушылган кайнар иреннәр, туй вальсы, балалардан һәм оныклардан җылы теләкләр, бәйрәм иганәчесе — «Пакер» фирмасыннан бүләкләр һәм бергәләп фотосурәткә төшү — болар барысы да күңелләрдә онытылмас җылы хисләр уятты.

Кунакларның туй тантаналарының 2023 елда Башкортстан Республикасында игълан ителгән Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы белән тәңгәл килүе аеруча игътибарга лаек. Чөнки аларның һәркайсы шәһәр, республика һәм илебез үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр!

Бу көнне шәһәребезнең сәнгать осталары Каролина Ризванова һәм Ралина Шафигуллина башкаруында яңгыраган музыкаль сәламнәр нур өстенә нур булды.

 

Илмира ГАЛИЕВА

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: