Туган як
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
2 февраль 2023, 11:29

Башкортстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 2022 елда 48,5 млрд сум тотылган

1 февральдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә Хокук тәртибен тәэмин итү буенча даими координацион киңәшмә утырышын үткәрде.

Анда милли һәм федераль проектларны гамәлгә ашырганда хокук бозуларга каршы көрәш чаралары турында фикер алыштылар.

 — Без республикада гамәлгә ашырыла торган барлык 58 төбәк проекты буенча планлаштырылган күрсәткечләргә ирешүне тәэмин итәбез. 2022 елда аларга җәмгысы 48,5 млрд сум җибәрелгән, — диде Радий Хәбиров. – Шуңа бәйле рәвештә бу өлкәдә хокук бозуларны булдырмау өчен нәтиҗәле чаралар күрү бик мөһим.

Башкортстан башлыгы илкүләм проектлар кысаларында планлаштырылган вакытта эре социаль объектлар төзелешен тәмамларга кирәклеген билгеләп үтте.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Илшат Таҗитдинов ассызыклаганча, узган ел федераль бюджеттан проектларны гамәлгә ашыруга якынча 39 млрд сум җәлеп ителгән. Бу 2021 ел күрсәткечләреннән ике тапкыр диярлек артык. Әлеге акчаларга, аерым алганда, 28 медицина оешмасында капремонт үткәрелгән, 55 модульле фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) урнаштырылган, 3 меңнән артык медицина җиһазы сатып алынган. Шулай ук 27 мәдәният учреждениесе ремонтланган, 10 заманча кинозал ачылган, 126 җәмәгать территориясе төзекләндерелгән, 146,7 чакрым автомобиль юллары норматив хәлгә китерелгән.

2023 елгы планнарда — илкүләм проектлар кысаларында җиде мәктәп, алты хастаханә һәм поликлиника, җиде мәдәният учреждениесе, 17 инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы объектын төзү, 75 ФАП урнаштыру. Эшләрне башкару өчен дәүләт һәм муниципаль контрактлар 2023 елның 1 апреленә кадәр төзеләчәк.

 

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: