Туган як
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
1 февраль 2023, 16:05

Медиклар яу кырында: алар кешеләр сәламәтлеге һәм гомере өчен көрәшә

Октябрьский табибы Руслан Сәмигуллин махсус хәрби операция зонасында өч айлык командировкада булып кайтты.  

Медиклар яу кырында:  алар кешеләр сәламәтлеге һәм гомере өчен көрәшә
Медиклар яу кырында: алар кешеләр сәламәтлеге һәм гомере өчен көрәшә

Шушы араларда Уфада үз теләкләре белән Донбасска командировкага барган табибларга югары һөнәри осталык, саулык саклау өлкәсендәге казанышлары һәм Луганск Халык Республикасында яшәүчеләргә сыйфатлы медицина ярдәме күрсәткән өчен Башкортстан Республикасының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм «Рәхмәтле ЛНР халкыннан» күкрәк билгеләре тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Октябрьский вәкиле дә бар. Ул — 1нче шәһәр дәваханәсенең 1нче стационары табибы — анестезиолог-реаниматолог Руслан Сәмигуллин.

«Безнең ярдәм анда бик кирәк»

Махсус хәрби операция башланган чордан Донбасста Башкортстан табибларының сигез сменасы (130дан артык медицина белгече) булып кайткан. 2022 елның октябрендә Луганскига 27 медицина белгеченнән (табиблар һәм шәфкать туташлары) торган чираттагы бригада юлланды. Бу кирәкле медикаментларны илтү һәм кешеләргә ярдәм күрсәтү максатыннан эшләнде. Хезмәттәшләре белән берлектә Руслан Сәмигуллин да өч ай дәвамында, октябрь башыннан декабрь ахырына кадәр, командировкада булып кайтты.

Шәһәребез табибы белән очрашып сөйләшү өчен башта телефон аша дәваханә белән бәйләнешкә кердем. Руслан Викторович озайлы командировкадан соң ял итәдер, дип уйласам, ул инде эшләп йөри булып чыкты. 29 декабрьдә кич соң гына кайтканнар, икенче көнне табиб стационарга килеп, хезмәттәшләре белән күрешеп чыккан. Бүлек мөдире каникулларда ял ит, дисә дә, ул инде 4 гыйнварда кизү торган, 9нан исә көндәлек тәртиптә эшли башлаган. Хезмәтеңне ихластан ярату, аны чын күңел биреп башкару үрнәге бу минем өчен!

Әйтергә кирәк, Руслан Сәмигуллин медицина өлкәсендә 13 ел хезмәт куя. Ул Октябрьский дәваханәсендә интернатура үтеп, 2010 елдан табиб-анестезиолог-реаниматолог булып эшли. Агымдагы елның көзендә Донбасска барачак бригада формалашуы турында белгәч тә, аңа кушылырга карар итә. СВО биләмәсендә эшләүче медицина хезмәткәрләренә никадәр авырга туры килүен яхшы аңлый ул.

— Үзебездә дә һәр белгеч исәптә, әмма мондый командировкалар тагы да катлаулырак хәлдәге коллегаларга ярдәм итү, аларның киеренке эш режимын бераз булса да җиңеләйтү мөмкинлеге булып тора, — ди Руслан Викторович. — 1нче стационарның анестезиология-реанимация бүлеге мөдире Артур Шакировка СВО зонасына бару үтенечемә каршы килмәве, аңлаешлы караш күрсәтүе өчен рәхмәтлемен.

Туганнарына кайсы якларга командировкага барачагын әйткәч, алар башта ышанмый. Әмма бераздан моның чынлыгын аңлыйлар. Барысы да бик тиз була. Юлга тәүлек ярым вакыт эчендә җыеналар. Ниһаять, Луганск өлкәсенә килеп җитәләр. Красный Луч шәһәре башкортстанлыларны яңгырлы һава торышы, ара-тирә ишетелгән артиллерия тавышлары, җимерек биналар белән каршылый…

«Безне дәваханәгә урнаштырдылар, күпчелек вакытта шунда эшләдек һәм яшәдек тә, — ди әңгәмәдәшем. — Бригада ике звенога бүленде. Беренчесе — поликлинка вазыйфаларын башкара (урындагы халыкны кабул итү), икенчесе — госпиталь звеносы (аппендицит кебек гадәти операцияләр һәм яраланган кешеләргә ярдәм күрсәтү). Мин белгечлегем буенча икенче звенода эшләдем. Без килергә өч көн кала биредә хәрби госпиталь ачылган. Командировка тәмамланган вакытта алар инде өчәү иде. Дәваханәдә һәм госпитальдә чиратлап кизү тордык. Өчәр көн буена тышка чыкмыйча эшләгән вакытлар да булды».

Проблемалар бар, әмма алар хәл ителә

Красный Луч шәһәре дәваханәсендәге мәсьәләләр күзгә ташланмыйча калмый, әлбәттә. Урындагы табибларның күбесе пенсионерлар, яшьләрнең кайберсе башка төбәкләргә киткән, икенчеләре хәрби хезмәттә. Шул сәбәпле, белгечләр җитешми, медикаментлар, донор каны белән дә шул ук хәл. Медицина җиһазларына килгәндә, аларның күпчелеге туксанынчы еллар ахыры, ике меңенче еллар башына кайтып кала. Моннан тыш суга кытлык сизелә, электр тәэминаты белән проблемалар була. Табибларга операция бүлмәсендә, төннәрен тревога буенча утсыз да эшләргә туры килә. Шундый катлаулы да, хәвефле дә шартларга карамастан, медицина хезмәткәрләре үз бурычларын зур осталык белән башкара. Сүздә генә эш «күрсәтеп», кемгәдер аркаланып йөрүчеләр өчен урын юк монда.

Әлбәттә, Башкортстаннан килгән коллегалар ярдәме бик урынлы була. Якташларыбыз ЛНР табиблары, урта медицина персоналы белән бердәм рәвештә, иңне-иңгә куеп эшли, бер-берсен ярты сүздән аңлый.

«Без килгәндә реанимация пациентлар белән тулы иде, — ди Руслан Викторович. — Күбесе өлкән яшьтәгеләр, хроник авырулар аркасында өзлегү кичерүчеләр (перитонит, инфаркт һ. б.). Соңрак яралыларны китерә башладылар. Сүз башлыча беренче оборона сызыгындагы контрактчылар (шул исәптән, шәхси хәрби компаниядәгеләр) турында бара. Күпчелектә мина һәм башка шартлаткычлар, ярчык җәрәхәтләре, баш мие травмалары белән эшләдек. Аяк-куллары ампутацияләнгәннәр күп иде».

Табиблар Красный Лучтагы госпитальдә дәваланучыларга гына түгел, чик буе зонасындагы бистәләрдә яшәүчеләргә дә медицина ярдәме күрсәтә. Шулай ук санавиация буенча фронтка якын урыннарга баралар, Башкортстанның ирекле отрядларында (Достовалов, Салават Юлаев) булалар. Луганск республика клиник дәваханәсендә яралылар күбәйгән чорда андагы коллегаларына булышалар.

Уңай якка үзгәрешләр бар

Моңарчы тыныч шартларда эшләгән белгечләр өчен бу командировка җитди сынау-тәҗрибә була, әлбәттә. Җәрәхәтләр төрләре дә, пациентлар да үзгәрәк. Баштагы мәлләрдә атыш тавышлары, самолетлар гүләве дә ят тоела, анысына инде бер-ике атнадан ияләшәләр. Беренче айларда туган як белән бәйләнеш бөтенләй булмый диярлек. Чөнки кәрәзле элемтә начар эшли. Соңрак интернетны көйләгәч тә, якыннары белән сирәк аралашалар, моңа артык вакыт та булмый, хәвефсезлек турында да онытырга ярамый.

Дәваханәдә туклану турында да әйтеп үтәсе килә. Биредә элек авыруларны ашатмаганнар икән, вәзгыять 2022 елда Башкортстан шушы районны шефлыкка алгач кына үзгәргән. Хәзер медикларга иртәнге һәм төшке аш бирелә, ә кичкелеккә үзләре әзерли.

Красный Лучта бүген тормыш ничек, урында яшәүчеләрнең безнекеләргә мөнәсәбәте нинди? «Октябрь ае тынычсызрак булды, кайчагында шәһәргә снарядлар очып төшкәли иде, — ди Руслан Сәмигуллин. — Декабрьдә исә уңай якка үзгәреш сизелде, машиналар да күбәйде, кешеләр өйләренә кайта башлады, Русия паспортлары алучылар артты. Әйтергә кирәк, шәһәрдә торак йортларга артык зарар килмәгән. Ә менә стратегик объектларда җимереклекләр күренә. Фронт сызыгындагы төбәкләрдә исә өйләре яраксызга әйләнеп, подвалларда яшәүчеләр дә бар. Биредә авырлыкларга ияләшкән гади кешеләр яши. 2014 елдан күргән михнәтләр аларны чыдам, сабыр, басынкы булырга өйрәткән. Җирле халыкның күпчелеге Русия төбәкләреннән килгән табибларга теләктәшлек күрсәтә, сыйфатлы медицина ярдәме өчен рәхмәт әйтә. Реанимациядә бергә эшләгән белгечләр белән дә яхшы мөгамәләдә булдык, коллегалар командировкада бер тапкыр булган кешеләр янәдән килсен иде, ди. Чөнки алар инде эш үзенчәлекләрен һәм гомуми вәзгыятьне дә, үзең белән алырга кирәкле әйберләрне дә белә».

Максатлары уртак — кешеләр сәламәтлеген кайгырту

Мондый командировкага тагын бер тапкыр барыр идегезме, дигән соравыма Руслан Викторович бер дә икеләнмичә: «Һичшиксез!», — дип җавап бирде. «Хәзер анда тынычрак та, тормыш әкренләп үз җаена кайта, җимереклекләр төзекләндерелә, эшчәнлек системалары көйләнә», —дип өстәде ул.

Командировкага бару сәбәбен дә сорамыйча булдыралмадым.

— Бу — кешеләргә кулдан килгәнчә ярдәм итү теләге, шулай ук Ватанга мәхәббәт, патриотлык хисләре. Минем ике бабам да сугыш ветераннары булган. Аларның эшен мин дә дәвам итәм, димәк, — ди Руслан Викторович. — Гомумән, Донбасста тарихыбызга бәйле истәлекле урыннар, һәйкәлләр күп. Луганск — аңлатмалы сүзлек төзегән Владимир Дальның туган җире. Ә Краснодон шәһәрендә фашистларга каршы «Яшь гвардия» комсомол яшерен оешмасы гамәлдә булган. «Укроп»лар исә әлеге хатирәләрне, тарихны юкка чыгарырга тели. Нәтиҗәдә, гади кешеләр зыян күрә. Донецк, Луганск төбәкләрендәге вакыйгаларны 2014 елдан бирле күзәтеп бардым. Анда яшәүче кешеләрнең нинди авырлыклар күрүен барыбыз да белә. Безнең кебек ирекле ярдәмчеләр: табиблар, төзүчеләр, укытучылар, гуманитар йөк ташучылар бу төбәкләргә вакытлыча гына килеп китә. Ә урындагы халыкның күпчелеге туган җирләрен ташлап китә алмый. Моның өчен төрле сәбәпләр бар: берәүләр җыйган малын, дөньясын калдырырга теләми, икенчеләр өлкән яшьтә булу яки авыру аркасында, өченчеләр вазыйфаи бурычлары буенча. Нинди генә сәбәп булмасын, бу төбәкләрдә калучыларга зур ихтыяр көче, рухи ныклык сыйфатлары хас. Госпитальдә эшләүче медикларны яхшы белгечләр, дип әйтә алам. Әмма алар озак еллар дәвамында кирәкле матди-техник тәэминатны күрмәгән. Бүген, Русия составына кергәч, вәзгыять уңай якка үзгәрә башлаган. Без коллегаларга һәрчак ярдәм итәргә, бердәм команда булып эшләргә әзер, чөнки максатларыбыз уртак!

… Үзләренең һөнәри һәм гражданлык бурычына тугры калган табибларга чын йөрәктән рәхмәт әйтәсе килә. Медиклар саклаучы фәрештәләр кебек: тыныч тормышта да, яу кырында да алар бер миссияне башкара — авыруларны дәвалый, хәлләрен җиңеләйтә, кешеләрне үлем тырнагыннан коткара, яшәүгә ышаныч бирә.

Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: