Туган як
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
1 февраль 2023, 16:01

Эчәр суыбыз чистамы?

«Октябрьсккоммунводоканал» предприятиесенең суалгыч җайланмалары урнашкан биләмәдән репортаж.  

Эчәр суыбыз чистамы?
Эчәр суыбыз чистамы?

Чиста су — яшәү чыганагы. Бүгенге көндә әлеге сүзләрнең әһәмияте турында онытып барабыз сыман. Чөнки һәр фатир-йортка су кергән, салкыны да, кайнары да бар, рәхәтләнеп куллан гына! Ә бит һәркем өчен гадәтигә әйләнгән бу уңайлыкларны булдыруга күпме хезмәт салынган булуы турында беребез дә артык уйланмый. Шәһәр халкын су белән өзлексез һәм тиешле күләмдә тәэмин итү, эчәр суның сыйфатын даими күзәтүдә тоту өчен тулы бер система булдырылган.

Шушы араларда «Октябрьсккоммунводоканал» предприятиесе тарафыннан хәбәрчеләр өчен басымлы резервуарларның ябык мәйданчыгына экскурсия оештырылды. Ул өстә әйтеп үтелгән су тәэминаты системасы эше белән таныштыру максатын күзаллады. Резервуарлар, насослар, лабораторияләр дөньясына «сәяхәт»тә «Туган як» гәзите дә катнашты.

Һәр этапта — тикшерү

Октябрьский шәһәре Яхшый һәм Шах суалгычларыннан (водозабор) тәэмин ителә. Беренчесе 70нче еллар азагында ук төзелгән. Шах су алу җайланмасының беренче чираты исә 2016 елда файдалануга кертелгән. Ул 530 мм диаметрлы дүрт торбаүткәргеч буйлап 27 чакрым араны үтә.

— Шәһәр халкы тарафыннан кышкы чорда бер тәүлек эчендә кулланган су күләме Яхшый суалгычыннан — 5-6 мең куб, Шахныкыннан 15 мең куб тәшкил итә, — дип сөйли предприятие директоры Александр Захаров. — Җәй көннәрендә су сибү кебек эшләргә бәйле, гомум күрсәткеч тәүлегенә 30-32 мең кубка җитә. Бу басымлы резервуарлар мәйданчыгына су бирүче насослар белән көйләнә. Шах суалгычыннан килгән су йомшаграк, аның күрсәткече — 5,4-5. Яхшый суы катылыгы — 15 градуска кадәр.

Суның сыйфаты һәр этапта да тикшерелә. Иң башта ул резервуарлар мәйданчыгындагы бактерицид җайланма аша уза.

— Элегрәк су натрий гоипохлориды ярдәмендә йогышсызландырылды, — ди Александр Валерьевич. — Моңа бәйле, аңарда үзенчәлекле ис бар иде. Хәзер су унбиш ультрашәмәхәле лампа аша үтә. Мәйданчыкта ике чистарту җайланмасы эшли. Бактерицид җайланмалар үзләре дә вакыт-вакыт йогышсызландырыла. Бу арада ике резерв механизм кулланыла. Аппаратлар эше һәм су басымы тәүлек әйләнәсенә операторлар күзәтүе астында тора.

Йогышсызландырылган сыеклык зур резервуарларга агызылып, арытаба дүрт суүткәргеч буенча йортларга юнәлә.

Мәйданчыкта аналитик үзәк тә урнашкан. Биредә эшләүче белгечләр суның химик составын тикшерә. Үзәктәге ике лабораториянең берсендә эчә торган, икенчесендә агып җыелучы су күзәтүдә тотыла. Соңгысы Ютазы районында урнашкан. Анда производстводан калган канализация сулары технологик контроль уза. Бу экологик мохит өчен мөһим.

— Лаборантлар өстенә зур җаваплылык йөкләнгән, — дип билгели аналитик үзәк начальнигы Таңсылу Шәрипова. — Алар һәр этапны катгый күзәтүдә тота. Сүз сыеклыкның суалгычлардан килүеннән алып, гомум челтәргә һәм районнарга юнәлтелүенә кадәр барлык гамәлләр турында бара. Гомумән алганда, шәһәрнең егерме дүрт ноктасында да график буенча су пробасы алына. Белгечләр санитар-химик күрсәткечләр һәм санитар-микробиологик параметрлар буенча тикшерү ясый. Аена бер тапкыр мәктәп-балалар бакчалары, кафе-кибетләрдәге кран суы тулысынча химик анализ үтә. Шәһәрнең төрле районнарында суның катылыгы бер чама: 6,8-7 градус. Бу күрсәткечкә Шах җайланмасыннан килгән йомшак суны Яхшый суалгычыннан алынган катысына кушу нәтиҗәсендә ирешелә.

Шәһәр сусыз калмаячак

Квартал саен Октябрьский хакимиятенең рәсми сайты һәм социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә төбәктә су күрсәткечләре буенча мәгълүмат басылып чыга. Лабораториядә эшләүчеләр сүзләренчә, октябрьскийлылар кулланган кран суы сыйфаты буенча тиешле таләпләргә туры килә, аңарда зарарлы кушылмалар юк һәм аны курыкмыйча файдаланырга була.

Тик шулай да, кран суының болганчык, комлы һәм тутыклы булуына, чәйнүккә юшкын утыруына шикаять белдерү очраклары турында да ишетеп торабыз.

— Суалгыч резервуарларыннан кулланучыларга һәрвакытта да чип-чиста су юнәлтелә, — дип ассызыклый Александр Валерьевич.

— Ә менә шәһәрдәге суүткәргеч системаларының — меңнәрчә чакрымлык торбаүткәргечләрнең торышы канәгатьләнерлек хәлдә түгел, аларның күпчелеге тузган хәлдә. Моңа бәйле кран буенча килгән суның торышы да үзгәрә. Белгечләр тарафыннан проблемалы участоклар ел саен өлешләп төзекләндерелә, тимер торбалар полимер төрдәгегә алыштырыла. Аңлашылуынча, бу тиз генә эшләнә торган нәрсә түгел.

Дөнья булгач, төрле хәлләр булырга мөмкин. Әгәр су тәэминатында өзеклекләр килеп чыкса, нинди чаралар күрелә икән? «Октябрьсккоммунводоканал» предприятиесе директоры бу сорауга ышанычлы җавап кайтарды: «Штаттан тыш хәлләр туганда да шәһәр сусыз калмаячак. Бу суүткәргечләр проекты белән каралган. Торбаүткәргечнең бер өлешендә өзеклек булган очракта, ул эштән туктатылып ремонтлана. Ә инде башка суүткәргечләрнең куәте шәһәр халкын тулы күләмдә су белән тәэмин итәргә җитә. Әлбәттә, кайчагында җитди аварияләр аркасында су тәэминатын вакытлыча өзәргә туры килә. Мәсьәләне хәл итүгә водоканалның барлык көчләре юнәлтелә. Гадәттә өзеклекләр берничә сәгать эчендә бетерелә. Әйтергә кирәк, ел саен суүткәргечләрне ремонтлау штаттан тыш хәлләрне кисәтергә булыша. Чөнки, белүебезчә, алдан искәртү авария нәтиҗәләрен бетерүгә караганда җиңелрәк».

Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: