Бу программа буенча максималь ставка еллына 5 процент тәшкил итә, әмма төбәк һәм банк программалары хисабына ул тагын да киметелергә мөмкин. Әйтик, 2022 елның декабрендә Башкортстан Хөкүмәте «ДОМ.РФ» җәмгыяте белән республика IT-компанияләре өчен ипотека кредитлары буенча ставкаларны 4 процентка кадәр киметү турында килешүгә кул куйды.
Шул ук вакытта ил Хөкүмәте «айтишниклар» өчен ташламалы ипотека алу кагыйдәләрен гадиләштерә. Мәсәлән, хәзер 18 яшьтән 50 яшькә кадәрге кешеләр (элек 22 яшьтән 44 яшькә кадәр) ташламалы торак кредитын ала алачак. Минималь хезмәт хакы таләпләре дә кимегән. Исегезгә төшерәбез, әлеге программа буенча 18 млн сумга кадәр кредит алырга мөмкин.
Беренче займнарны бирү 2023 елның 7 февралендә башлана. Моннан тыш, программа 2024 елда да киңәер, дип фаразлана. Ярдәм чарасыннан тагын 20 меңгә якын IT-белгеч файдалана алыр, дип көтелә.
Өч ел эчендә, 2022-2024 елларда, программа Русиянең IT-компанияләреннән 50 меңгә якын хезмәткәрнең торак шартларын яхшыртырга ярдәм итәчәк.